Кармак (журнал)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кармак, рус. Крючок — 1915-1917 елларда Ырынбурда татар телендә нәшер ителгән әдәби-сәяси, сатирик-көлкеле рәсемле басма (журнал). Нәшер итүчесе — М.Г. Мәрҗани (Мәхмүт Галәү).
Remove ads
Тарих
- 1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 мәртәбә чыккан.
- Барлыгы 60 саны дөнья күргән.
- Нәшер итүче һәм мөхәррире — Мәхмүт Галәү.
- Басманы нәшер итүдә Шәехзадә Бабич, Зариф Бәшири, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Сәйфи Кудаш, Булат Ишемгул, Әкрам Галимов, Ә. Максуди, Сәгыйть Сүнчәләй, В. Хәлил, Г. Харис, Г. Шәрифи һ. б. катнаша.
- Авторлар үзләренең шигырьләрендә, мәкаләләрендә, фельетоннарында татар халкын яңалыкка, прогресска өндәгәннәр, догмаларга ябышып ятучы фанатик динчеләрне тәнкыйтьләгәннәр, татар әдәбиятында реализм алымын яклаганнар, мантыйксыз, эчтәлексез, әдәби яктан көчсез әсәрләрдән[1] көлгәннәр, язучыларны [2] халыкның социаль-сәяси тормышында активрак катнашырга өндәгәннәр.
Remove ads
Эчтәлек
- «Кармак» журналында татар шагыйрьләре, татар язучылары һәм публицистлары тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылган.
- Һәр айда милли тормыш вакыйгалары (яңа китаплар – басмалар нәшер ителү, татар театрларындагы премьералар һ. б.) җентекле яктыртылган.
- Реклама бүлегендә көлкеле, мәзәк һәм курьёз вакыйгалар турында мәкаләләр дә урнаштырылган.
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия: В 5 т. Т. 3. Казань, 2006.
- Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
Әдәбият
- Гимадиев У.И. Сатира, ее жанры и художественные средства. Уфа, 1980.
- Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987.
- Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads