Катерина Девдера
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Девдера Екатерина Михайловна (25 ноябрь 1990, Винница өлкәсе Ямполь районы Качковка авылы) — Украина шагыйре, тәрҗемәче. Украина язучыларының милли берлеге әгъзасы (2013).[1]
Remove ads
Биографиясе
Девдера Екатерина Михайловна 1990 елның 25 ноябрендә Винница өлкәсенең Качковка авылында туган. Туган авылында урта белем ала. Коцюбинский исемендәге Винница дәүләт педагогия университетының (2012) филология һәм журналистика факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, туган иленә кайта, мәгариф системасында эшли. 2014 елда Шевченко исемендәге әдәбият институты аспиранты була.
Әдәби эшчәнлеге
Шагыйрь үзенең тәүге остазы дип якташы шагыйрь Виктор Дьячокны, Винница өлкәсенең Подольск әдәбиятчылары — Виктор Мельник, Михаил Каменюкны саный.[2]"Соприсутствии" (2011), «Буквы и стихии» (2015) китаплары, матбугатта мәкаләләр авторы, испан теленнән (Лорки) ,[3] поляк теленнән әсәрләр тәрҗемә итә, Краков шагыйрәсе Божена Бобров-Диганың «Запах каштанов» әсәрен (2013)[4], инглиз теленнән әсәрләр тәрҗемә итә.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- «Молода Республика Поет» (2015) әдәби проекты буенча гран-при
- Әдәби премия — «Бәллүр чия» (2016)[5]
Искәрмәләр
Чыганаклар һәм әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads