Катманду

From Wikipedia, the free encyclopedia

Катмандуmap
Remove ads

Катманду [11] непал. काठमाडौं, Невар телендә - ये: Йеи, Непалның башкаласы. Ул Непалда иң зур үзәк, халык саны шәһәрнең үзендә 1,5 миллион кеше һәм Катманду Үзәне буйлап (Лалитпурны, Киртипурны, Мадхьяпур Тхимины, Бхактапурны кертеп) шәһәр агломерациясендә 3 миллион кеше һәм Катманду үзәне муниципалитетлары белән бергә якынча 5 млн кеше. Катманду шулай ук Гималайлар калкулык төбәгендә иң зур үзәк булып тора.

Кыска фактлар Катманду, Нигезләнү датасы ...

Шәһәр диңгез дәрәҗәсе өстеннән якынча 1400 метр биеклектә Үзәк Непалның касә формасындагы Катманду Үзәнендә урнашкан. Үзәнне тарихи рәвештә "Непал Мандала" дип атыйлар һәм ул Невар халкының өе булган, Гималай астында калкулыкларда космополитик шәһәр мәдәнияте өе булган. Шәһәр Непал Патшалыгының патша башкаласы булган һәм анда Непал аксөякләренең сарайлары, коттеджлары һәм бакчалары бар. 1985 елдан бирле монда Көньяк Азия Төбәк Хезмәттәшлеге Ассоциациясенең штаб-квартирасы урнашкан.

Катманду күп еллар буена Непал тарихының үзәге, Нева сәнгатенең, Непал мәдәниятенең һәм Непал икътисадының үзәге булган. Монда Һинд дине һәм Буддизм күпчелек булган күпмилләтле халык яши. Катмандуда яшәүче кешеләрнең тормышларының төп өлеше булып дини һәм мәдәни бәйрәмнәр тора. Туризм икътисадның әһәмиятле өлеше булып тора, чөнки шәһәр Непал Гималайларына капка юлы булып тора. 2015 елның 25 апрелендә монда 7,8 балл җир тетрәү булган. Шәһәрдә күбесенчә Непал телендә сөйләшәләр, шул ук вакытта күп белем алган яшәүчеләре Инглиз телендә дә сөйләшәләр.

Remove ads

Пашупатинатх гыйбадәтханәсе

Thumb
Багмати елгасының башка ярында Пашупатинатх Гыйбадәтханәсе манзарасы
Thumb
Пашупатинатх Гыйбадәтханәсе.
Thumb
Катмандуда гадәти Непал ризыкларының берсе Дал Бхат.

Пашупатинатх Гыйбадәтханәсе Ходай Шивага (Пашупати) багышланган 5-енче гасыр Һинд дине гыйбадәтханәсе. Бу Катмандуда иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәсе.[12] Монда милли Ходай Шри Пашупатинатх яшәгән. Шулай да, гыйбадәтханәнең күп өлеше 14-енче гасырда Могол Империясе бәреп керүчеләре тарафыннан җимерелгән булган һәм 5-енче гасыр гыйбадәтханә тышкы күренешеннән аз нәрсә калган. Бүгенге халәтендә гыйбадәтханә 19-ынчы гасырдан бирле тора, гәрчә үгез һәм кара дүрт-башлы Пашупати сурәтенә кимендә 300 ел.[13] Гыйбадәтханә ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыны булып тора.[13][14] Ходай Шива төнендә Махашиваратри монда булган иң әһәмиятле бәйрәм, ул меңнәрчә тугърылар һәм садхуларны җәлеп итә.

Пашупатинатхка ышанучыларына (күбесенчә Һинд дине) гыйбадәтханә биналарына керергә мөмкин, әмма Һинд динендә булмаган зиярәт кылучыларга гыйбадәтханәгә бары тик Багмати Елгасының каршы ярыннан карарга була.[13] Бу гыйбадәтханәдә хезмәтләр күрсәтүче каһиннәр Малла Патшасы Якша Малла вакытыннан бирле Көньяк Һиндстаннан, Карнатакадан брахманнар булган.[15] Бу традиция Ади Шанкарачарья тарафыннан башланган ул мәдәни алмашу аша Һиндстанны берләштерергә тырышкан. Бу традиция Ади Шанкарачарья изгеләштергән башка гыйбадәтханәләрдә дә дәвам ителә.

Гыйбадәтханә архитектураның пагода стиленда төзелгән, аның корылмалары кубик, алар агачтан ясалган балкаларда (тундал) тора, һәм ике дәрәҗәле түбәләр бакырдан һәм алтыннан ясалган.

Remove ads

Асбилгеләмәләр

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads