Квант флуктуацияләре
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Квант флуктуацияләре - виртуаль кисәкчекләрнең барлыкка килүе һәм юкка чыгуы белән бәйле вакуумның күләм берәмлегендәге энергия флуктуацияләре. Һайзенбергның билгесезлек мәсләге белән аңлатыла.
Аныксызлык принцибы буенча вакыт белән энергиянең кыйммәте вариациясе теләгән нинди төгәллек белән табылырга булмый, шуңа күрә δE энергиясе белән виртуаль кисәкчек кыска вакытка вакуумда барлыкка килә ала.
Виртуаль кисәкчекләрнең хасил булуы практик күзәтүе Казимир эффектында, Лэмб күчешендә һ.б. квант электродинамикасының эффектларында күренә.
Квант флуктуацияләре Галәмнең барлыкка килү төзелешендә бик мөһим роль уйнаган, ахры, Галәмнең инфляциясе моделе буенча булган квант флуктуацияләре көчәйтелгән һәм бөтен күзәтелә торган структураның "орлыгы"н булдырганнар.
Шулай ук квант флуктуацияләре хәзерге Галәмнең киңәюе тизләнеше (космологик константа) өчен җаваплы, ихтимал.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads