Кесә персональ компьютеры

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кесә персональ компьютеры
Remove ads

Кесә шәхси санагы яки Кесә персональ компьютеры (КПК, ингл. Personal Digital Assistant, PDA «шәхси санау секретаре») — киң функциональ мөмкинлекле йөртергә уңайлы хисаплау җайланмасы.

Thumb
Casio
Thumb
O2 XDA IIi

Иң элек КПК электрон органайзер буларак кына кулланыла, әмма бүгенге көндә КПК телефон, навигатор һәм медиаплеер функцияләрен үти ала. Шуның өстенә, хәзерге КПК аша Интернетка да чыгып була.

Remove ads

КПК-ның мөмкин функцияләре

  • Укый алу:
    • китапларны;
    • белешмәләр тексларын: сүзлекләрне, энциклопедияләрне һ. б.;
    • электрон почтаны, веб-битләрне, журналларны һ. б. төрле текст форматларындагы документларны.
  • Навигатор
  • Көндәлек һәм җәдвәл
  • Төрле язмалар
  • Тавыш уйнаткычы
  • Диктофон
  • Кулдан яза алу
  • Текст җыю
  • Сурәтләрне карый алу
  • Видео карый алу
  • Интернетка чыгу
  • Уеннар
  • График программалары
  • Ерактан идарә итү
  • Офис программалары
  • Идарә барлавы
  • Программалау
  • Фотоаппарат, видеокамера
  • Телефон функцияләре (шалтырату, SMS, MMS)
Remove ads

Смартфоннар һәм коммуникаторлар

Төп мәкалә: Смартфон

Смартфон — кесә персональ компьютеры белән чагыштырырлык күп функцияле кәрәзле телефон. Шулай ук кәрәзле телефон һәм КПК функционаллеген берләштерүче кайбер корылмаларга коммуникатор дигән термин кулланыла. Коммуниктор — кәрәзле телефон функциялары өстәлгән кесә персональ компьютеры. Смартфоннарның һәм коммуникаторларның гади кәрәзле телефоннардан аермасы — үсешле, чит программалаучылар өчен ачык, операцион система (гади кәрәзле телефонның операцион системасы чит программалаучылар өчен ябык). Гади кәрәзле телефон белән чагыштыргагда, өстәмә кушымталар урнаштыруы смартфоннарның һәм коммуникатроларның функционаллеген шактый якшырта.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads