Кече манара
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кече манара — Болгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле. Янындагы мәчет инде күптән җимерелеп беткән. Хан мәчетенең Олы манарасыннан аермалы буларак, халык аны Кече манара дип атаган.
Аның биеклеге 12 метр чамасы, 48 басмалы әйләнгеч таш баскыч өскә алып менә. Баскычны яктырту өчен стеналарда кечкенә генә тәрәзәләр уелган.
Кече манара янында элек ханнар зираты булган. Биредә әле хәзер дә «Хан төрбәсе» дип аталган мавзолей хәрабәләре саклана.
Remove ads
Чыганаклар
- Татарстан тарихыннан хикәяләр.(үле сылтама)
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads