Киек Каз Юлы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Киек Каз Юлы
Remove ads

Киек Каз Юлы галактикасы (шулай ук тик Галактика (баш хәрефтән)) — гаять зур йолдызлар системасы. Аның эченә Кояш системасы, гади күз белән күренүчән йолдызлар һәм күпсанлы башка йолдызлар керәләр.

Кыска фактлар Билгеләре, Диаметр ...

Киек Каз Юлы Бөтен Галәмнең күпсанлы галактикаларыннан берсе. Ул Хаббл классификациясе буенча SBbc төре тоташтырмалы бормалы галактикасы дип санала, һәм Андромеда (M31), Өчпочмак (М33) галактикалары һәм берничә кечерәк иярчен-галактикалар белән Җирле төркемне тәшкил итә, бу төркем исә Сөмбелә үтә тупланышына керә.

Remove ads

Атамалар

Татар телендә безнең галактика Киек Каз Юлы дип атала. Башка халыкларда ул Сөт Юлы (лат. Via Lactea, рус. Млечный Путь) дип атала. «Галактика» исеме (шул ук «Сөт Юлы») грек. γάλα — «сөт» сүзеннән Γαλαξίας ясалма сүзеннән килеп чыга. Борынгы греклар риваяте буенча, Зевс үзенең гади хатыннан туган улын үлемсез итәсе килә. Шуңа күрә ул Гераклны үзенең хәләл җефете Гераның имчәгенә яткырып куйган. Гера, уянып китсә, башка хатын баласының имүен күрә һәм Гераклны читкә этеп җибәрә. Аның имчәгеннән чәчрәп чыккан сөт агымы Сөт Юлына әверелә.

Совет астрономия мәктәбендә безнең галактика тик «безнең Галактика» (рус. наша Галактика) яки «Киек каз юлы системасы» (рус. система Млечный Путь) дип кенә атала.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads