Кимерчәк
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кимерчәк, яки кимерчәк тукымасы (лат. cartilago) — тоташтыргыч тукымаларның бер төре, күзәнәкара матдәсе тыгыз һәм эластик, ул күзәнәкләр (хондроцитлар) һәм аларның төркемнәре тирәсендә махсус тышчалар, капсулалар барлыкка китерә . Кимерчәк тукымасы һәм сөяк тукымасы (һәм күпчелек башка тукымалар) арасында иң мөһим аерма - кимерчәк эчендә нервлар һәм кан тамырлары булмау.

Әгәр дә күзәнәкара матдәсе (матрикс) бердәй, тоташ булса, кимерчәк пыяласыман яки гиалин дип атала, әгәр ул җепселләр белән тулса - җепселле, эластик җепселләр челтәре булса - ретикуляр. Тышкы яктан кимерчәк (җепселле төреннән кала) махсус тоташтыргыч тукымалар тышчасы - перихондрий яки кимерчәк өсте белән капланган.
Кимерчәк хайваннар тәненең скелеты өчен нык нигез ролен башкара яки сөяк скелетының эластик өлешләрен формалаштыра (сөякләрнең очларын каплый, буын өслекләрен барлыкка китерә яки сөякләрне катлам рәвешендә тоташтыра - мәсәлән, умырткаара дискларда).
Remove ads
Онтогенез
Югары умырткалыларның онтогенезында күпчелек сөякләр башта кимерчәк формасында барлыкка килә, аннары сөяк тукымасы белән алыштырыла.
Кимерчәкләр беренче тапкыр балыкларның ата-бабаларында - миногалар, миксиннар кебек баш сөяксез хайваннарда барлыкка килгән. Кимерчәкле балыкларның һәм иң примитив кимерчәкле ганоидларның (мәсәлән, мәрсиннәр) эчке скелеты тулысынча тыгыз кимерчәкле тукымадан тора. Шул ук вакытта, сөякле скелетлы умырткалыларның кимерчәкләрендәге күзәнәкара матдәдәге минераль тозларның (кальций фосфатының) күләме түбән, шуңа күрә алар сөякләргә караганда йомшаграк. Ләкин акулаларда, химераларда, скатларда һәм башка кимерчәкле балыкларда, скелетның күп өлешендәге кимерчәккә минераль тозлар сеңә, ә тере күзәнәкләр аның өслегендә генә саклана. Кимерчәк тукымасы шулай нурканатлы балыкларның, мәсәлән, гигант ай балыклары скелетның зур өлешен тәшкил итә.
Remove ads
Классификация
Кеше организмында кимерчәк тукымасының 3 төп төре бар, алар күбесенчә күзәнәкара матдә структурасы белән аерылып торалар:
- гиалин кимерчәк. Үтә-күренмәле, зәңгәрсу. Матриксында коллаген җепселләре бар. Ләкин алар шулкадәр юка ки, микроскоп астында да күренмиләр. Озын сөякләрнең буын өслекләрен, кабырга очларын тәшкил итә, борын бүлгесендә, трахеяләрдә, бронхларда урнаша, аның урынында кайбер сөякләр формалаша. Шулай ук гиалин кимерчәктән бугазның күп өлешләре төзелә[2]. Гиалин кимерчәкләр (буыннардан тыш) кимерчәк өсте белән капланган;
- эластик кимерчәк. Азрак дәрәҗәдә үтә-күренмәле, саргылт, чөнки матриксында коллаген гына түгел, эластин җепселләре дә бар. Колак яфрагында, тышкы ишетү каналында, бугазның кимерчәкләрендә бар[2]. Шулай ук кимерчәк өсте белән капланган.
- җепселле кимерчәк. Кайвакыт гиалин кимерчәкнең төре буларак карала. Матриксы коллаген җепселләренең күпсанлы калын бәөләмнәре белән тулган. Күзәнәкләре вак һәм рәт-рәт тезелгән. Умыркаара дисклар һәм сеңерләрнең сөяккә күчү урыннарын тәшкил итә. Кимерчәк өсте тукымасы юк.
Remove ads
Хондрогистогенез
Кимерчәк тукымасының үсеше яралгыда да, регенерация вакытында олы организмда да башкарыла. Кимерчәк тукымасының үсеш процессында түбәндәге эзлекле күзәнәкләрне алыштыручы дифферон барлыкка килә: кәүсә күзәнәкләре, ярым кәүсә күзәнәкләре (прехондробластлар), хондробластлар (хондробластоцитлар), хондроцитлар.
- Микроскоп астында гематоксилин һәм эозин белән буялган гиалин кимерчәк
- Кимерчәктәге хондроцитлар төркеме
Кулинариядә
Кайнатылганда, кимерчәк махсус матдә - хондрин бүлеп чыгара. Мөгезле эре терлек кимерчәкләре дерелдәвекләр әзерләгәндә желатин чыганагы буларак кулланыла.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads