Кириллица
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кирилл әлифбасы, яки кири́ллица — грек язу системасы нигезендә Кирилл һәм Мефодий шәкертләре корган язу системасы гаилясенең исеме. 9-10 гасырларда грек алфавитыннан барлыкка килгән һәм Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европаның күп телләре өчен язу системасы өчен нигез булган иң борыңгы славян алфавитларының берсе. Башта Иске Чиркәү Славян теле өчен ясалган Кирилл Беренче Болгар патшалыгында Кирилл һәм Методий шәкертләре тарафыннан эшләнгән. Кирилл Глаголица белән параллель кулланылса да, күпчелек көньяк һәм көнчыгыш славян телләренең төп алфавиты булды.
Шулай ук Россия һәм элекке СССР җирләрендә яшәүче күпчелек төрки һәм фин-угор халыкларының әлифбалары кирилл әлифбасына нигезләнгән.
Remove ads
Иске славян азбукасы
Кириллик азбукасының беренче составы безгә билгеле түгел, «классик» искеславян кириллицасы 43 хәрефтән тора.[6]
Иске славян кириллица хәрефләренең үз исемнәре бар, алар төрле уртак славян исемнәреннән алынганнар. Иске славян кириллицаның төп билгеләре:[6]
Remove ads
Кириллица язу системасының таралуы
Кирилл алфавиты барлык көньяк (болгар, серб-хорват, македония) һәм барлык көнчыгыш (Беларусия, рус, украин) славян телләренең барлыкка килүе. 1860-нчы елларга кадәр румын теле өчен кирилл алфавиты кулланылган.
Урыс алфавиты
19 гасырда Рүссия империясендә миссионерлар, этнологлар, географлар һәм башка зыялылар тарафындан славян булмаган халыклар өчен урыс алфавиты нигезендә алфавитлар булдыру очраклары булган.
И. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Татарлар өчен ул Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела.[7]
1938-1943 елларда ССРБ халыклары урыс алфавиты нигезендә яңа әлифбалар тудылар, Балтыйк, гөрҗия, әрмән халыкларыннан гайре.
ССРБ таркалгач элекке җүмһүриятләрдән тәҗикләр, кыргызлар, урыс алфавиты нигезендә әлифбаларында калалар, беларус, украиннардан гайре.
Урыс алфавиты нигезендә татарча әлифбалар
1938 елда тел галиме М. Файзуллин болай яза.
Рус алфавитындагы барлык хәрефләрне алганда да әле безнең телдәге кайбер специфик авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешмей кала.
Әлифбаны үзгәртү олуг бер авырлыкларга дучар булуыбыз турында яза галим М. Файзуллан.
Мондый авазлар өчен өстәмә хәрефләр алырга кирәк дигән тәкъдимләр дә булды. Яңалифтәге хәрефләрне алырга тәкъдим иттеләр һәм урыс алфавитындагы хәрефләрнең я өсләренә, я асларына өстәмә билгеләр куеп ясарга кирәк диючеләр дә булды. Лякин без хәрефләр өстәүгә бара алмыйбыз. Чөнки яңадан хәреф өстәү ул хәзерге русча хәрефләргә язу машиналары системасын боза, татарча язу өчен яңа система машина хәзерләргә куша; Икенчедән, типографиядә дә яңа хәрефләр коярга, набор кассеталарына ящиклар өстәргә мәҗбур итә; Өченчедән татарча язу белән русча язу арасында аерма калдырыла, бер үк сүзләрне ике төрле язып йөрергә юл калдыра. Бу хәл, билгеле, масса арасында тагын ризасызлык тудырачак, тагын үзгәртүләрне төзәтүләрне сорарга мәҗбүр итәчәк. Бу турында байтак аңлашулардан соң без татар телендәге специфик авзлар өчен кирәк булачак хәрефләрне комбинация юлы белән шул ук рус алфавитындагы хәрефләрдән оештырырга дигән карарга килдек.
1940 елда М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы кабул ителә һәм камилләштерү 1943 егда кадәр бара.[7]
Remove ads
Шулай ук кара
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads