Кир Стармер

Британия юристы һәм сәясәтчесе, 2024 елдан Бөекбритания премьер-министры From Wikipedia, the free encyclopedia

Кир Стармер
Remove ads

Сэр Кир Ро́дни Ста́рмер (ингл. Sir Keir Rodney Starmer; 1962 елның 2 сентябре, Бөекбритания, Англия, Лондон, Саутуарк) — британияле сәясәтче, 2024 елның 5 июленнән Бөекбританиянең 80нче премьер-министры. 2020 елның 4 апреленнән Лейбористлар партиясе лидеры. 2020―2024 елларда парламент оппозициясе лидеры.

Кыска фактлар Кир Стармер, Бөекбритания премьер-министры ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 2 сентябрендә Лондонның Саутуарк районында туган. Лидс университетын хокук бакалавры дәрәҗәсе белән тәмамлаган, аннары Оксфорд университетының Сент-Эдмунд-холлында хокук өйрәнгән, анда гражданлык хокукы бакалавры дәрәҗәсен алган. 1987 елда адвокатлар коллегиясенә кабул ителгән һәм кеше хокуклары буенча махсуслашкан. 2002 елда король адвокаты итеп билгеләнгән[3]. 2008 елдан 2013 елга кадәр Король прокурор хезмәтен баш дәүләт гаепләүчесе вазыйфасында җитәкләгән[4].

Remove ads

Сәяси карьера

2015 елда Лондонның Холборн һәм Сент-Панкрас округыннан, 52,9% тавыш җыеп, Җәмгыять палатасына депутат итеп сайланган[5].

2016 елның 7 октябрендә Лейбористлар партиясе лидеры (2015―2020 елларда) Джереми Корбинның күләгә кабинетында Евросоюздан чыгу буенча министр итеп билгеләнгән[6].

2019 елның 12 декабрендә Парламентка сайлауларда[d] үз округында (64,52 % нәтиҗә белән) консерватор Александр Хейвордны (15,63%) җиңгән[7].

2024 елда Британиядәге сайлауларда 14 елга беренче тапкыр парламентта урыннарның күпчелеген оппозициядәге Лейбористлар партиясе алган[8]. 2024 елның 5 июлендә Кир Стармер Бөекбританиянең яңа премьер-министры вазыйфасын алган[9][10][11].

Remove ads

Шәхси тормышы

2000-еллар башында адвокат Виктория Александер[d] (Victoria Alexander, 1973 елгы) белән танышкан, 2004 елда язылышканнар, 2007 елның 6 маенда өйләнешкәннәр[12][13]. Ике балалары бар: уллары (2008 елгы) һәм кызлары (2010 елгы). Икесе дә әниләренең яһүд динендә тәрбияләнә[14][15]. Даунинг-стритка күчәр алдыннан гаилә Лондонның төньягындагы Кентиш-Таунда яшәгән[16][17].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads