Клоакалылар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Клоакалылар (лат. Prototheria) — имезүчеләрнең примитив ассыйныфы. Үз эчендә имезүчеләр белән сөйрәлүчеләр сыйфатларын берләштерәләр.
Бүгенге көндә Австралия, Тасмания һәм Яңа Гвинеядә генә яшиләр. Әлеге ассыйныф вәкилләренең күпчелеге инде юкка чыккан булып санала.
Remove ads
Үзенчәлекләр
Башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[5]:
- Күкәй салып үрчиләр, күкәйләре зур түгел.
- Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ул клоакага кушыла.
- Имчәкләре юк, сөт бизләре корсак ягының аерым бизле өлешендә күп санлы тишемнәр белән ачыла, балалары сөтне шуннан ялый.
- Алгы очлыклар поясы сөйрәлүчеләрнеке белән охшаш.
- Тән температурасы гадәттә түбән (26 °С — 34 °С).
- Фәкать ехиднаның гына корсагында тире җыерчасыннан ясалган сумка бар. Сөт бизләре монда ачыла, ләкин алар үрчү вакытына гына формалаша.
- Йомшак иреннәре юк, казналыклары мөгезматдәдән торган томшык белән капланган.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads