Клячкин шифаханәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Клячкин шифаханәсе
Remove ads

Клячкин шифаханәсе - Казанда урнашкан элеккеге шифаханә бинасы. Монда 1913 елның 26 февралендә туберкулездан дәваланыр өчен Габдулла Тукай яткырыла һәм шушы ук елның 15 апрель көнендә авыруыннан вафат була.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Нигезләүче ...

Бинаның Казандагы адресы: Островский урамы, 11/6. Бүгенге көндә бу бина эчендә 2003-2005 елгы төзекләндерү эшләреннән соң Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан.

Remove ads

Тарих

XIX гасыр урталарында йорт биләмәсе Казан сәүдәгәре В.И.Романов кулында була. Ул 1853 елда бер этажлы сәүдә кибетләре төзеп куя. Аннары биләмәнең башка хуҗасы И.Н.Журавлев 70-елларда бинаны яңаадан төзи. XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында сәүдәгәрнең варислары бинаны шәһәр җәмәгатьчелегенә саталар. 20 гасыр башында үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләреннән соң монда Г.А.Клячкинның клиникасы урнаша.[2]

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads