Константин Васильев премиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Константин Васильев премиясе
Remove ads

Константин Васильев премиясе, рәссам Константин Васильев исемендәге премия — Татарстан башкаласы Казан шәһәренең сынлы сәнгать өлкәсендәге дәүләт (шәһәр) бүләге. 2013 елда сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларын бүләкләү өчен булдырылган.
1949-1976 елларда Васильево бистәсендә яшәгән реалист, абстракционист, авангардист рәссам Константин Васильев (1942-1976) исемен йөртә.

Thumb
К.А. Васильев (1942-1976)
Кыска фактлар Константин Васильев премиясе, Ил ...
Remove ads

Тарих

Thumb
И. Мәтшин К. Васильев премиясен тапшыра. 2015

2013 елның 26 июнендә Казан шәһәренең Бауман урамында, Петцольд йортының бер өлешендә Константин Васильевның муниципаль музее ачыла. Ачылу тантанасында музей директоры Геннадий Пронин Казан шәһәренең сынлы сәнгать өлкәсендә К. Васильев исемендәге премиясен булдыру тәкъдимен әйтә. Музейны ачуда катнашкан Казан мэры Илсур Мәтшин әлеге идеяне хуплый[1].

Remove ads

Статут

  • К. Васильев премиясе 2013 елдаРусиядә һәм Татарстанда мәдәният елында булдырылган.
  • Казан шәһәре сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларын бүләкләүне максат итә. Премия һәр елны 3 сентябрьдә, К. Васильевның туган көнендә, рәссамның муниципаль музеенда (Бауман урамы, 29 йорт) тапшырыла[2].
  • Балалар сәнгать йортларының укытучылары, музыка мәктәпләренең рәсем сәнгате бүлекләренең укытучылары, сәнгать мәктәпләренең укытучылары, бәйгедә катнашып, премия алуга намзәт була ала.
  • Конкурска рәсем укытучыларының соңгы 3 елда иҗат иткән хезмәтләре кабул ителә.
  • Конкурста җиңүчеләрне махсус комиссия билгели.
  • Һәр елны ике җиңүче билгеләнә.
  • Премиягә лаек булучыларга лауреат дипломы һәм акчалата бүләк (2014 елда һәркайсына 30 000 сум[3]) тапшырыла.
  • Премияне, кагыйдә буларак, Казан мэры тапшыра.

Илсур Мәтшин:

« Ел саен танылган якташыбызның туган көнендә аның музеенда җыелуыбыз, Константин Васильевның эшләрен һәм аның укучыларының, дәвамчыларының хезмәт җимешләрен карау бик тә әһәмиятле чара[4] »
Remove ads

К. Васильев премиясе лауреатлары

Подробнее Ел, Лауреат исеме ...

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads