Конфуций
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кун-Цы яки Конфу́ций (кыт. 孔子, сирә кенә кыт. 孔夫子, латинлаштырылуы — Confucius; тууы якынча б.э.к. 551 нче ел, Цюйфу — үлеме б.э.к. 479 елда) — Кытайның борынгы акыл иясе һәм фәлсәфәчесе. Аның өйрәтмәләре Кытай һәм Көнчыгыш Азия тормышына тирән йогынты ясый һәм конфуцийчылык исемле фәлсәфә системасына нигез сала.
Чын исеме — Кун Цү (孔丘 Kǒng Qiū), ләкин әдәбиятта еш кына Кун-цы, Кун Фу-Цы («укытучы Кун») яки Цы — «Укытучы» дип кенә әйтелә. Һәм бу очраклы түгел: 20 яшендә үк ул Кытайда иң беренче һөнәри мөгаллим буларак таныла.
Конфуций борынгы бабаларны олыларга, өлкәннәрнең сүзен тыңларга өйрәткән, иске гореф-гадәтләр һәм кануннар буенча яшәргә өндәгән. Ул һәрнәрсәдә борынгы Кытай культурасын сакларга омтылган. Аның тәгълиматы соңыннан бөтен Кытайга бик нык таралган.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads