Корт (ризык)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Корт (ризык)
Remove ads

Корт — ул көрән төсенә хәтле шикәр салып пешерелгән һәм киптерелгән эремчектән ризык. Аны гөбәдия-бәлешләргә салалар, кортлы май ясыйлар, яки бер килеш татлы әйбер күк чәй белән ашыйлар.

Thumb
Корт

Эремчеккә бераз су яки сөт салып, савыт төбенә утырырга бирмичә вакыт-вакыт болгатып торып, кайнаталар. Кызартуны тизләтү өчен савытны капкач белән ябалар. Су бетә торган саен, аны өсәп торасы, су эремчек астында гел бераз булырга тиеш, көя башламау өчен. Эремчек сары төскә керә башлагач аңа кирәкле балылыгына хәтле шикәр салып, капкачны алып куеп, гел болгатып торасы. Корт көрән төскә әверелгәч, аны калган су беткәнче кортып аласы.

Корт чәй өчен ясалса шикәрне күбрәк салырга була.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads