Курма

From Wikipedia, the free encyclopedia

Курма
Remove ads

Ку́рма (санскр. कूर्म) — Вишнуның Дашаватарның ташбака кыяфәтен алган икенче Аватарасы.

Thumb

Тарихы

Берьюлы Дэвалар патшасы Индраның филе, шул Ходайга Дурваса исемле риши бүләк иткән чәчәк гирлянданы таптаган. Моның турында белгәч, Дурваса ачуы килеп Ходайларны каргаган һәм алар көчләрен югалтканнар. Дэвалар куркып Вишнуга мөрәҗәгать иткән һәм ул аларга болгаткыч буларак Мандара тавын кулланып сөт океанын язарга кушкан. [1] Шулай ук Вишну Дэваларга сөт океанын язуда булышырга асураларны чакырырга тәкъдим иткән, ә алмашка аларга амританың өлешен бирергә, ул алар бергә ирешергә тиеш үлемсезлек нектары. Язу процессы башланганнан соң, Мандара океан эченә бата башлаган, шуннан соң Вишну ташбакага әверелеп тауны тота башлаган. Амрита белән касә пәйда булгач, асуралар шундук аны үзеннән алганнар, шуннан соң Вишну гүзәл апсара кыяфәтен алып һәм аларны юлдан яздырып үзе теләгән чиратта дэвалар һәм асураларга амританы өләшү хокукына ирешкән. Ходайларга амританы өләшеп бетергәч, апсара юк булган. Шуннан соң булган бәрелештә Дэвалар җиңгән, ә асуралар җиңелгән булганнар.

Remove ads

Ташбака кыяфәтенең мәгънәсе

Ташбаканың кыяфәте бу очракта Галәм төзелешенең символы булып тора: аның панциреның ике капкачы - Күк һәм Җир, алар арасындагы пространство - Ходайлар, табигать һәм кешеләр дөньясы. Ташбаканың аякларын эчкә кертүе һәм чыгаруы Галәмне Барлыкка Китерүче эшчәнелеге белән чагыштырырга мөмкин, ул башта дөньяны үзеннән дөньяны чыгара, ә аннан соң аны бөтендөнья катастрофасы мизгелендә эчкә ала. Ә ташбаканың панцире - санасара даирәсенең визуаль образы.[1]

Remove ads

Сәнгатьтә

Сәнгатьтә Курма-Вишну гадәттә сын буларак иңбашларында Мандара тавын тотучы һәм шул тауны Шеша(Ананта) еланы уратылган килеш күрсәтелә.[1]

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Жуковский, Владимир Ильич, Копцева, Наталья Петровна, Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие., Красноярск, Красноярский государственный университет, 2005

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads