Кыз йолдызлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кыз йолдызлыгы (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]; шулай ук Сөмбелә йолдызлыгы;бор. төрк. Buġday Bašï (~бодай башы),[2] лат. Virgo) — Әсәт һәм Мизан йолдызлыклары арасындагы экваториаль зодиак йолдызлыгы. Хәзерге дәвердә Сөмбелә йолдызлыгында көзге көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан.
Гадәттә, Кояш Сөмбеләдә 16 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Remove ads
Йолдызлар
Кыз α — Спика (лат. spīca virginis — «Кызның ашлык башагы»), йолдызлыкның иң якты йолдызы, +1,04 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 260 яктылык елы ераклыкта тора.
Кыз β — Завиява (гарәп. زاوية العواء завийәт әл-‘әүва’ — «өрүченең почмагы»[3], рус. Завийява), +3,61 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 35,6 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз γ — Поррима (лат. Porrima), безгә иң якын куш йолдызларның берсе (32 яктылык елы ераклыгында), сузылган орбиталы һәм 171 ел периодлы йолдыз. Аның һәр бер кисәге 3,45 йолдызча зурлык белән ялтырый, ә бергә — 2,7 белән.
Кыз δ — Гаүваэ (гарәп. العواء әл-‘әүва’ — «өрүче», ингл. Auva), +3,38 йолдызча зурлыктагы ярымдөрес үзгәрмә йолдыз. Җирдән 202 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз ε — Виндемиатрикс (лат. vindēmiātrix, бор. грек. προτρυγητὴρ — «йөзем җыючы»), +2,83 йолдызча зурлыктагы сары зур йолдыз. Җирдән якынча 102 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз ζ — Һезе, +3,37 йолдызча зурлыктагы ак йолдыз. Җирдән 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Үз күчәре тирәсендә гадәттә булмаган тиз 0,5 көн эчендә әйләнеп чыга.
Кыз η — Завия (гарәп. زاوية завийәһ — «почмак»[4], ингл. Zaniah), +3,89 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 250 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Әл-Гаүваэ яки «Өрүче» йолдызлар төркеме
Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Сөмбелә β — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), η — Сани әл-Гаүваэ (Икенче Өрүче), γ — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), δ, ε берлектә — әл-Гаүваэ (Өрүче) исемене йөртәләр.
Remove ads
Тарих
Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кыз йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Кыз (лат. Virgo, рус. Дева) дип атыйлар. Борынгы греклар карашлары буенча бу Кронос һәм Реяның кызы, Персефонаның анасы — Деметраның катастеризмы. Сурәтләрдә Кыз башакны (урнашу буенча Спика йолдызына ярашлы) тота.
Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. παρθένος исемене гарәп. العذراء әл-‘әҙра’ («гыйффәтле кыз»)[5] сүзе белән тәрҗемә иткән[6].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads