Кылык төзелеше (Казан)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

55°47′ с. ш. 49°11′ в. д.HGЯO Кылык төзелеше, Кылык, Кылык бистәсе (тат. كلىك بىستەسىٰ[3] — Клыйк бистәсе, Klьjk bistəse) — Казанның хәзерге Совет районы территориясендә урнашкан бистә.

Кыска фактлар Кылык төзелеше, Дәүләт ...

Remove ads

Атаманың килеп чыгышы

Бистә «Кылык» исемен Зур Кылык һәм Кече Кылык авыл җәмгыятьләре җирләрендә урнашу сәбәпле алган;[4]XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[5]

Тарихы

Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килә[6]. 1913 елда Воскресенски вулысы полиция уряднигының яшәү урыны һәм Казан өязенең беренче участогы приставының фатиры була[7].

1920 елда Казан өязенең Кылык вулысы Кылык төзелеше бистәсендә балалар бакчасы, эшчеләр клубы һәм Казан өяз совет милициясенең 1 нче районы штаб-фатиры була[8]

Кылык төзелеше Казанга ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[9].

Remove ads

Халкы

Халык саны
1917[1]1920[1]1923[1]1926[2]
2779352416492555

Милли составы (1926): руслар — 1971 кеше (77,14%), татарлар - 539 кеше (21,10%)[10].

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads