Кырмыскалы (Кырмыскалы районы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кырмыскалы (Кырмыскалы районы)map
Remove ads

Кырмыскалы (баш. Ҡырмыҫҡалы, рус. Кармаскалы) — Башкортстанда урнашкан авыл, Кырмыскалы районының үзәге. Уфадан көньякка 50 километр ераклыкта урнаша. Почта индексы — 450020.

Кыска фактлар Кырмыскалы, Нигезләнү датасы ...

һәм [1]

Remove ads

Тарих

Кырмыскалы урнашкан бүгенге җирләрдә XVIII гасыр башында калын урманнар булган. Аннан ерак түгел Карлыман һәм Кырмыскалы елгалары аккан. Язма мәгълүматлар буенча бу урын Карлыман авылы башкортларыннан куртым шартында бүлеп бирелә. 1758 елда бирегә Уфа губернасының Бөре өязенә караган Борай авылыннан Исәкәй Әлмиев һәм Усман Йосыпов җитәкчелегендә 15 татар гаиләсе (мишәрләр) күчеп килә. Шул рәвешле, 1800 елда инде биредә 59 ихатада 360 кеше яшәве теркәлсә, 1859 елда 270 йортта яшәүчеләр саны 1600 кешегә якынлаша.[3] XIX гасыр ахырында авылда 3 мәчет, 3 мәдрәсә булган.

Авылда атаклы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев, татар хатын-кызларыннан беренче профессиональ рәссам Гайшә Рахманкулова туганнар.

Remove ads

Халык

Халык саны
1939[4]1959[4]1970[4]1979[4]1989[4]2002[4]2009[5]
3531294436624712572878439104
2010[2]2021[6]
854011 076

2010 ел җанисәбе буенча Кырмыскалыда 8540 кеше яши. Башлыча татарлар (53,6%), башкортлар (30,6%), руслар (8,5 %) һәм чуашлар (4,2%) яши.

Шәхесләр

  • Расих Ханнанов (1931—2020), язучы һәм журналист, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads