Кыр Бикшеге

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Кыр Бикшеге (чуаш. Хирти Пикшик, рус. Полевые Бикшики) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан татар авылы. Зирекле елгасы буенда урнашкан.

Кыска фактлар Рәсми исем, Дәүләт ...

Remove ads

Тарихы

Авылның өч зираты ташлары буенча караганда, ул 14-15 гасыр чикләрендә нигезләнгән була ала.

Халык саны

Халык саны 1356 кеше.

Күренекле кешеләре

Шушы авылда танылган драматург Фәтхи Бурнаш, академик Хәбиб Миначев һәм тагын бик күп шәхесләр туып үскәннәр. Кыр Бикшеге музеенда Чинкиннар нәселенә бер стенд багышланган. Аларның Татарстан, Россия спорты тарихына кереп калганнары байтак. Әйтик, Чаллы физкультура институты ректоры, биология фәннәре докторы, профессор Габделәхәт Чинкин, микробиолог Гальфия Ильясова, кырыктан артык спорт мастеры, хәтта Олимпиадаларда катнашкан йөгерешчеләр тәрбияләгән атаклы тренер Миңнулла Чинкин, милли көрәш буенча Россиянең ике тапкыр баш батыры Наил Чинкин, республикабызның иң оста судьяларыннан берсе, доцент Сәет Чинкин.

Социаль сфера

Авылда 1975 елда ачылган урта мәктәп, мәдәният йорты, мәдәният йорты каршында Бикшек халык театры эшли.

Бер фельдшер пункты (1938 елгы) бар.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads