Күпкырлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Күпкырлык — нинди дә булса геометрик җисемне чикләп торучы күппочмаклыклардан төзелгән өслек.

Remove ads
Билгеләмә
Күпкырлык, ягъни дөресрәге өч үлчәнешле күпкырлык — чикле сандагы яссы күппочмаклыкарның өч үлчәнешле евклид киңлегендәге җыелмасы, әгәр түбәндәге шартлар үтәлсә:
- теләсә кайсы күппочмаклыкның ягы шул ук вакытта башка бер (бер генә) күппочмаклыкның ягы булып тора;
- (бәйләнешлелек) күпкырлыкның теләсә кайсы күппочмаклыгыннан башкаларына чиктәш күппочмаклыклар буенча күчү мөмкин.
Әлеге күппочмаклыклар күпкырлыкның кырлары дип аталалар, ә аларның яклары - кабырга, ә түбәләре - түбә. Күпкырлыкның иң гади мисалы булып кабарынкы күпкырлыклар тора.
Китерелгән билгеләмә күпкырлыкны билгеләүгә бәйле рәвештә төрле мәгънә ала ала, түбәндәге ике вариантның булуы мөмкин:
- Яссы йомык сынык сызыклар (үзара кисешүчеләр булса да);
- Сынык сызыклар белән чикләнгән яссылык өлшеләре.
Соңгы очракта күпкырлык күппочмаклы кисәкләрдән төзелгән өслек булып тора.
- Әгәр әлеге яссылык үзен-үзе кисеп үтмәсә, ул шулай ук күпкырлык дип аталучы ниндидер геометрик җисемнең тулы өслеге булып тора; бу өченче билгеләмә.
Remove ads
Кабарынкы күпкырлык
Күпкырлык һәрбер кырының яссылыгыннан бер якта урнашса, ул кабарынкы дип атала.
Вариация һәм гомумиләштерүләр
- Күпкырлык төшенчәсе зурлык буенча гомумиләштерелә, һәм гадәттә n-үлчәүле күпкырлыкдип атала.
- Бесконечный многогранник допускает в определении конечное число неограниченных граней и рёбер
- Кәкресызыклы күпкырлыкларда күкресызыклы кабырга һәм кырлар булуы мөмкин.
- Сферик күпкырлык.
Искәрмәләр
Шулай ук кара
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads