Кәшби Кулиев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Кәшби Кулиев, Кәшби Закирҗан улы Кулиев (1958 елның 8 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Актаныш районы, Иске Кормаш) ― хуҗалык эшлеклесе, Актаныш районы хакимият башлыгы урынбасары (1994―2005), Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Актаныш районының мактаулы гражданины (2008).

Кыска фактлар Кәшби Кулиев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биография

Кәшби Закирҗан улы Кулиев 1958 елның 8 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.

1977 елда К.З Кулиев Актаныш районы үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенең фельдшеры булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1977 елның апреленнән 1979 елның июненә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1979 елдан 1984 елга кадәр Казан төзелеш институтында белем ала. 1984 елның сентябрендә туган авылына кайтып, "Үрнәк" колхозының төзүче-инженеры булып эшли башлый. 1987 елның апреленнән 1989 елның октябренә кадәр Актаныш МСО оешмасының бүлек җитәкчесе булып эшли. 1989 елның октябреннән 1994 елга кадәр шул ук оешманың баш инженеры вазифасын башкара. 1994 елның апреленнән 2005 елның декабренә кадәр Актаныш районы хакимият башлыгының урынбасары булып, 2006 елның январеннән 2007 елның мартына кадәр Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктур үсеш буенча урынбасары булып эшли.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads