Көньяк Оркней утраулары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Көньяк Оркней утраулары
Remove ads

Көньяк Оркней утрауларыАтлантик океанының көньяк өлешендәге утраулар төркеме, Антарктикада. Сигез утраудан гыйбарәт.

Кыска фактлар

Мәйданы — 621 км². Җир өсте таулы (биеклек 1266 метргача), кар вә бозлар белән капланган. Үсемлекләр дөньясы мүк (мүк) һәм лишайниклардан гыйбарәт. Диңгез кошлары һәм су этләре яши. Даими яшәүче халык юк.

Британия һәм Аргентина утрауларда үз фәнни станцияләрне тоталар. Утрауларны 1821 елда инглиз һәм американ сәнәнгатьчеләре Җ. Пауэлл һәм Н. Палмер кәшеф иткәннәр. 1961 елга кадәр утрауларга (Фолкленд утраулары биләмәсенең өлеше буларак) Аргентина һәм Бөекбритания дәгъва иткәннәр. 1959 елдагы Антарктика турында килешү буенча утрауларның теге яки бу илгә караганлыгы турында мәсьәлә «туңдырылган». Шуңа да карамастан, Британия һәм Аргентина утрауларны үз антарктик биләмәләре (Аргентина Антарктикасы/Британ антарктик территориләре) составына кертәләр.

Remove ads

Галерея

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads