Лептон
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лептоннар (tat.lat. Lepton(үле сылтама), грек. λεπτός — җиңел) - көчле тәэсир итешүдә катнашмый торган ярымбөтен спинлы фундаменталь кисәкчекләр. Калибр бозоннары һәм кварклар белән Стандарт модельдә кулланыла.

Барлык лептоннар - фермионнар, аларның спины 1/2 тигез. Лептоннарның һәм кваркларның эчке төзелеше юк, алар элементар. Ләкин кайбер гипотетик теорияләр буенча лептоннар һәм кварклар преоннардан торалар. Бу фаразлар тәҗрибәләрдә дәлилләнмәгән.
Remove ads
Лептоннар буыннары
- беренче буын: электрон, электрон нейтриносы
- икенче буын: мюон, мюон нейтриносы
- өченче буын: тау-лептон, тау-нейтрино
һәм аларның антикисәкчекләре.
Һәрбер коргылы лептонга җиңел нейтраль лептон - нейтрино туры килә.
Тулы лептон саны саклана. Бу күп тәҗрибәләрдә дәлилләнгән.
Remove ads
Тормыш вакыты
Коргылы лептоннардан - электрон һәм аның антикисәкчеге - позитрон гына стабиль була.
Нейтрино таркалышы әлегә табылмаган.
Әдәбият
- Particle Data Group homepage. The PDG compiles authoritative information on particle properties.
- Leptons, a summary of leptons from Hyperphysics.
- Богуш А. А. Введение в калибровочную полевую теорию электрослабых взаимодействий. — 2-e изд. — УРСС, 2003. — ISBN 5-354-00436-5
- А. И. Вайнштейн, В. И. Захаров, М. А. Шифман. Хиггсовские частицы // УФН. — 1980. — Т. 131. — № 8.
- Ансельм А. А., Уральцев Н. Г., Хозе В. А. «Хиггсовские частицы». УФН том 145, 185—223 (1985).
- G.S. Guralnik, C.R. Hagen and T.W.B. Kibble (1968). "Broken Symmetries and the Goldstone Theorem". In R.L. Cool and R.E. Marshak. Advances in Physics, Vol. 2. Interscience Publishers. pp. 567–708. ISBN 978-0470170571.
- P. Higgs (1964). "Broken Symmetries, Massless Particles and Gauge Fields". Physics Letters 12 (2): 132. Bibcode:1964PhL....12..132H. doi:10.1016/0031-9163(64)91136-9.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads