Лилия Гилдиева
россияле журналист һәм теле-алыпбаручысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лилия Фәрит кызы Гилдеева (1976 елның 14 июне, Зәй, Татар АССР, СССР) — Россия журналисткасы, НТВ каналында «Сегодня» мәгълүмат программасын алып баручы.
Remove ads
Биографиясе
Татар гаиләсендә туа. Әтисе — дәүләт хезмәткәре, әнисе-башлангыч сыйныф укытучысы.
Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый (1993-1997). Тележурналист карьерасын Яр Чаллыда 1997 елның июлендә «Эфир» җирле телеканалында яңалыклар алып баручы сыйфатында башлый[1]. 1999 елның августында Казанга күчеп килә, корреспондент, продюсер, редактор, яңалыкларны алып баручы, «REN-TV» — «Вариант» каналының төбәк партнерында эшли. 2002 елдан 2006 елга кадәр ТНВда (Татарстанның ике телле (рус, татар) спутник каналы) эшли, «Татарстан Яңалыклары» мәгълүмати программасын алып бара.
2006 елның сентябрендә НТВ каналына чакырыла[2]. Шул вакыттан алып хәзерге вакытка 19:00 сәгатьтә «Сегодня» программасы чыгарылышын алып бара. Төрле вакытта аның белән Алексей Пивоваров (2006-2013)[3], Игорь Полетаев (2013-2014)[4], Александр Яковенко (2014-2015)[5], Михаил Чебоненко (март—август 2015)[6], Василий Максименко (2015-2018) һәм Владимир Чернышев (2018 елдан) эшләгән.
2007 елның июненнән 2014 елның августына кадәр шулай ук «Сегодня в 22:45 (аннары 22:40, 23:00 һәм 23:15)» һәм «Сегодня. Итоги» программаларын алып бара.
Remove ads
Гаиләсе
Кияүдә. Ире Рөстәм, телевидениедә монтажчы, аннан автосалонда эшли. Ике баласы бар: улы Данил — мәктәпне тәмамлаган, кызы Майя — 2009 елгы[7].
Бүләкләре
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2008 елның 23 апреле)[8]
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads