Лилия Перетурина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Перетурина Лилия Владимировна (20 сентябрь 1988, Түбән Кама, Татар АССР) — Россия биатлончысы, Россия чемпионаты чемпионы һәм призеры. Чаңгы ярышлары (2009)[1] һәм биатлон (2010)[2] буенча Россия спорт мастеры.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Лилия Владимировна Перетурина Түбән Кама «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбиячесе, беренче тренеры — Владимир Алексеевич Перетурин[3]. Лилия Түбән Камада, туган илендә биатлон буенча беренче спорт мастеры була. Удмуртия өчен 2008 елдан 2014 елга кадәр чыгыш ясый, Ижау шәһәре балалар — яшүсмерләр спорт мәктәбен һәм «Динамо» спорт җәмгыятен тәкъдим итә, шәхси тренер — С.В. Бабушкин. Биатлон буенча «Россия спорт мастеры» исеме 2010 елда бирелде

Remove ads

Казанышлары

Лилия Владимировна — Россия чаңгычысы. Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре чемпионы һәм берничә тапкыр призеры.

Балалар һәм үсмерләр арасында милли ярышлар призеры була, шул исәптән Россия яшьләренең беренче Спартакиадасында җиңүче (2008), команда ярышында җиңүче һәм яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә эстафетада бронза медаль яулый (2009).

2008 елда Россия яшьләренең 1 нче Спартакиадасы җиңүчесе

Өлкәннәр арасында 2011 елда команда ярышында[4] Россия чемпионы, 2011 елда катнаш эстафетада[5] көмеш призер, 2010 елда 20 км га патрульле узышта бронза призер булды эстафетада 2011 елгы Россия чемпионатының көмеш призеры.

2010 елдан «Россия спорт мастеры» исеменә лаек була.

Спорт карьерасын 2010 нчы еллар башында тәмамлый. Шуннан соң берникадәр вакыт Глазово шәһәрендә биатлон буенча балалар тренеры булып эшли[6].

2010 елда Казанда Татар дәүләт гуманитар университетын тәмамлаган[7]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads