Любовь Ванчухина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Любовь Ванчурина (1 сентябрь 1952 ел) — галим-икътисадчы, югары мәктәп укытучысы. Икътисад фәннәре докторы (2000), профессор (2013), Россия икътисад фәннәре һәм эшкуарлык эшчәнлеге Академиясенең мөхбир әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2008), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998).
Remove ads
Биографиясе
Любовь Ильинична Ванчухина 1952 елның 1 сентябрендә Уфа шәһәрендә туган.
Уфа нефть институтында укый һәм аның икътисад факультетын 1974 елда тәмамлый. Шул ук елда институтта хезмәт юлын башлый. 1978 елдан бүлек начальнигы булып, 1980 елдан — баш бухгалтер, бер үк вакытта 1998 елдан Уфа дәүләт нефть техник университетының бухгалтер исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире булып хезмәт итә.
Ванчухина Любовь Ильиничнаның фәнни тикшеренүләре югары мәктәп икътисадына, катлаулы икътисад системалары белән идарә итүдә финанс чараларының роленә багышланган.
230 дан артык фәнни хезмәт авторы.
Remove ads
Фәнни хезмәтләре
- Россия на пути к рынку: экономика, государство, безопасность и качество. М., 2001 (автордаш);
- Основы внешнеэкономической деятельности. СПб., 2011 (автордаш);
- Формирование и реализация механизмов инновационного развития на нефтедобывающих предприятиях. Уфа, 2013 (автордаш).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads