Людмила Смеркович

From Wikipedia, the free encyclopedia

Людмила Смеркович
Remove ads

Людмила Евгеньевна Смеркович (тәхәллүс Скади; 1971, Казан, ССРБ) — бард-фолк жанрындагы җырлар башкаручы, менестрель[1]. Тәхәллүсе скандинавия алиһәсе Скади исеменнән килеп чыккан.

Кыска фактлар Людмила Смеркович, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Людмила Смеркович 1971 елда Казанда туган, Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган[2]. 1980 еллар азагыннан шигырьләр һәм җырлар яза, 1994 елда беренче альбом чыгара. «Брин-Мирддин», «Интерпретация» һ.б. берничә зур булмаган текст җыентыгы авторы. Рольле уеннар мастеры, Зиланткон фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы, Казан уенчы техник семинары җитәкчесе, «Magister Ludi» альманахының баш мөхәррире. 2001 елдан «Мастер-Зилант» рольле уеннар осталары конвентын инициатор һәм оештыручы, «Зиланткон»да автор җыры конкурсын оештыручы[3]. Толкинчылар берләшмәсендә иң танылган автор-башкаручыларның берсе[4]. 2016 елда «Кече Зилант» премиясе лауреаты[5].

Казанда «Факел» рольле уеннар үзәге директоры һәм бизнес-консультант булып эшли[6].

Remove ads

Дискография

  • 1994 — «Струны покрываются инеем»
  • 1997 — «Королева без королевства»
  • 1998 — «Ветер не при чём»
  • 2000 — «Двери»
  • 2001 — «Дневник Короля Мёнина»
  • 2006 — «Лэ о Лэйтиан»
  • 2007 — «Дискордия»

Библиография

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads