Майя Румянцева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Майя Александровна Румянцева (1928 елның 27 декабре, Мәскәү, ССРБ — 1980 елның 21 марты, Тамбов, ССРБ) — совет шагыйрәсе. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.
Remove ads
Тормыш юлы
Майя Румянцева 1928 елның 27 декабрендә Мәскәүдә туган.
Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бөек Ватан сугышы башлангач, Майя эшче яшьләр мәктәбендә эшли һәм белем алуын дәвам итә. Йөк төяүче, лаборант, мелиоратор булып эшли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Тимирязев академиясендә, аннары А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.
1957 елда аның Балтыйк буе хәрби округының «За родину» газетасында беренче шигырьләре барлыкка килә. Аннары «Смена», «Крестьянка», «Подъём» һәм башка журналларда басыла. 1961—1966 елларда Майя Румянцева Липецк шәһәрендә яши, 1962 елда аның «Йөкче» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Монда ул Липецк Язучылар оешмасын җитәкли. 1967 елдан шагыйрә Тамбовта яши — 1968 елдан башлап гомере ахырына кадәр Тамбов өлкә язучылар оешмасының җаваплы секретаре була.
1980 елның 21 мартында Тамбовта вафат була, анда ул Воздвиженское зиратында җирләнә.
Майя Румянцева Халыклар дуслыгы һәм Хөрмәт Билгесе орденнары, шулай ук «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Зоя Космодемьянская исемендәге өлкә премиясе лауреаты исеменә лаек була.
Remove ads
Кайбер китаплары
- Грузчица: стихи. — Липецк: Кн. изд-во, 1962. — 41 с.
- Дымок: стихи для детей. — Липецк: Кн. изд-во, 1963. — 16 с.
- Девичья фамилия: стихи. — М.: Молодая гвардия, 1964. — 78 с.
- Чайка: стихи. — М.: Правда, 1965.
- Доверие: стихи. — Воронеж: Центр.-Чернозём. кн. изд-во, 1966. — 80 с.
- Твоё имя…. — М.: Советская Россия, 1969. — 79 с.
- Размах: стихи разных лет. — М.: Современник, 1971. — 95 с.
- Война: стихи и поэма. — Воронеж: Центр.-Чернозём. кн. изд-во, 1972. — 95 с.
- Характеры: стихи. — Воронеж: Центр.-Чернозём. кн. изд-во, 1977.
- Дорога, встреча, любовь…: кн. стихов. — М.: Современник, 1978. — 159 с.
Үлгәннән соң аның шигырьләре җыентыклары басыла — «Очрашулар һәм аерылышулар» (1991), «Куәтлелек» (2002), «Ачылмаган тирәнлек» (2006)[1].
Remove ads
Әдәбият
- Зорин В. Грузчица-чайка: [липецкий поэт о своей встрече с М. Румянцевой] // «Петровский мост». — 2008. — № 2. — С. 109—110.
- Липецкая энциклопедия. — Липецк, 2001. — Т. 3. — С. 184.
- Славные имена земли Липецкой: биографический справочник об известных писателях, ученых, просветителях, деятелях искусства. — Липецк, 2007. — С. 189—190.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads