Максим Рыльский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рыльский Максим Фадеевич (укр. Максим Тадейович Рильський; 19 март 1895 ел — 24 июль 1964 ел), — украин совет шагыйре, галим. СССР Фәннәр Академиясе академигы (1958). Украин ССР ы Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1943-46), тәрҗемәче, телче, җәмәгать эшмәкәре, публицист.
Remove ads
Биографиясе
Максим Фадеевич Рыльский Киевта 1895 елның 19 мартында туган. Ул атаклы зат токымы. Әтисе — Фадей Розеславович Рыльский бай поляк дворяны Розеслав Рыльскийның һәм кенәз кызы Трубецкаяның улы[4].
1902 елда Максимның әтисе вафат була, гаилә Киевтан Романовкага күченә. Максим башта өйдә генә укый, 1908 елдан Киевтагы шәхси гимназиядә белем ала.
1915-1918 елларда Киев университетының медицина факультетында, аннары Халык университетының тарих-филология факультетында укый. Әммә революция аркасында берсен дә тәмамлый алмый.
1919—1929 елларда төрле урыннарда укытучы булып эшли.

1995 ел
Рыльский бик иртә яза башлый, тәүге шигыре 1907 елда басыла, беренче җыентыгы 1910 елда чыга.
1920-се елларда «Украина неоклассиклары» берекмәсенә керә. Башка неоклассиклар белән беррәттән, Рыльский башта сәяси хәлләргә битараф була, әдәбияттәге сәяси күренешләрне тәнкыйтли. Шуңа күрә 1931 елда кулга алына. Моннан соң ул совет властен кабул итүен белдереп күп яза, шул аркада репрессиялардан котылып кала. Күп каләмдәшләре лагерларда һәлак була.
Рыльскийның иҗаты ике үзаллы юнәлешкә бүленә — рәсми тематика һәм лирика. Соңгылары әле дә украин әдәбиятендә классика дип санала.
1943 елда ССР Фәннәр Академиясе академигы, 1958 елда ССРБ Фәннәр Академиясе академигы (1958) итеп сайлана. 1944—1964 елларда Украина Фәннәр Академиясенең Сәнгать гыйлеме, фольклор һәм этнография институты директоры була .
1943 елдан ВКП (б) әгъзасы.1946 елдан ССРБ Югары Советы депутаты.
1964 елның 24 июлендә Киевта вафат була һәм шунда җирләнә[5].
Remove ads
Башкортстанда эвакуациядә
Бөек Ватан сугышы елларында эвакуациядә Өфедә яши һәм эшли (1941-43). «Кайгы һәм бәхет турында сүз» («Слово о скорби и счастье»; 1962) поэмасы һәм күп шигырьләрен Башкортостанга, Өфегә, халыклар дуслыгына арнаган. М. Рыльскийның шигырьләрен Хәким Гыйләжев, Сәйфи Кудаш, Мәксүд Сөндекле, Гайнан Әмири һәм башкалар башкорт теленә тәрҗемә иткән.
Бүләкләре һәм премияләре
- Ленин премиясе (1960)
- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1943)
- Өченче дәрәҗәСталин премиясе (1950)
- Өч Ленин ордены (18.03.1945; 18.03.1955; 24.11.1960)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (31.01.1939)
- Кызыл Йолдыз ордены (01.10.1944)
- «1941 — 1945 йй Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен» медале
- Польша Тергезелүе командоры ордены (Командор Ордена Возрождения Польши)
Хәтер
- 1965 елда Киевтагы бер урамга Максим Рыльский исеме бирелә.
- Голосей паркына 1964 елда Максим Рыльский исеме бирелә.
- 2003 елда паркка кергән урында шагыйргә һәйкәл куелган.
- Рыльский яшәгән йортта 1968 елдан әдәби-мемориаль музей эшләп килә. Йорт каршында шагыйрның бронза бюсты куелган.
- Өфедә 1985 елның 2 октябрендә Сипайлово бистәсендәге бер урамга Максим Рыльский исеме бирелә.
- 1998-2009 елларда теплоход Рыльский исемен йөртә.
- Украина Фәннәр Академиясенең Сәнгать гыйлеме, фольклор һәм этнография институты аның исемен йөртә.
- Киевтагы кайчандыр Тимер юл мәктәбе дип аталган, М. Рыльский эшләп киткән хәзерге 7 нче мәктәп аның исемен йөртә. Мәктәптә шагыйрьнең музее бар.
Remove ads
Әсәрләре
- Максим Рыльский. Лирика. Уфа, 1962.
- Рыльский М. Сочинения в 4-х томах М., 1962-1963.
- Рыльский М. Избранные произведения в 2-х томах. М., 1957.
- Рыльский М. Избранное. М. 1940.
Әдәбият
- Гурштейн А. О сборнике стихов Максима Рыльского // Избранные статьи (рус.). — М.: Советский писатель, 1959. — С. 202—206.
- Крыжановский С. А. Максим Рыльский : Критико-биогр. очерк — М.: Сов. писатель, 1956. — 176, [1] б.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads