Малагаси теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Малагаси теле яки Мальгаш теле ул Мадагаскарның рәсми телләрнең берсе һәм милли теле. Ул стандартлаштырылган тел, күбесенчә үзәк югары тауларында сөйләшелә торган диалекттан чыгарылган. Бу Малай-Полинезия телләренең иң көнбатыш теле. Төгәлрәк ул "Гран Барито" тармагына карый, бу телләрдә Калимантанда, Борнео утравының Индонезия өлешендә, хәзерге Банджармасин төбәгендә сөйләшәләр, аларга ма'аньян, самиһим, душун деяһ һәм "диңгез күчмәләре" дип аталган халык Баджау теле керә. Ул төбәктә хәзер доминант тел булып Малайя теле тора ул башка Малайя-Полинезия тармагына карый. Малагаси телендә шулай ук Майоттада Сибуши исеме астында якынча егерме авылда сөйләшәләр.

Remove ads

Шулай ук карарга мөмкин

Малагаси Википедиясе

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads