Маннур Саттар

татар сатирик-шагыйре From Wikipedia, the free encyclopedia

Маннур Саттар
Remove ads

Маннур Талип улы Саттар — күренекле татар сатирик-шагыйре.

Кыска фактлар Маннур Саттар, Туган телдә исем ...

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Маннур Саттаров 1920 елда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Абыз авылында (Абзавыл) крестьян гаиләсендә туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике 1 нче, бер 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һ. б. медальлар белән бүләкләнә.

1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлый. 1952 — 1954 елларда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән.[2] Иске Ярмәктә һәм аннан Казанга күчкәч, укытучы булып эшләгән елларда аның шигырьләре «Чаян» журналында басыла башлый.

Рус шагыйрьләре Геннадий Паушкин, Анатолий Колесников, Анатолий Мелузников, Борис Железнов, Леонид Топчий һәм бүтәннәр тәрҗемә иткән шигырьләре шулай ук «Чаян» журналында, «Советская Татария» газеталарында басыла.

Маннур Саттаровның күп кенә шигырьләре, такмаклары һәм бәетләре Татарстан дәүләт филармониясе артистлары башкаруында сәхнәләрдән һәм радиодан еш яңгырый.

Беренче китабы «Мылтыклы шүрәле» Татарстан китап нәшриятында 1982 елда дөнья күрә. Татарстан язучылар берлегендә тормаган. 2009 елдан язучыларның һәм публицистларның халыкара ассоциациясе (МАПП) әгъзасы.

Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаров кадәр Казанда яши. 2016 елның 11 ноябрендә шунда вафат була.

Thumb
Китап тышлыгы
Китап тышлыгы  
Thumb
«Татарстан яшьләре»ннән коллаж
«Татарстан яшьләре»ннән коллаж  
Remove ads

Чыганаклар

Сылтамалар

Видео

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads