Марат Ямалов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Марат Ямалов (27 март 1947 ел) — тарихчы, журналист, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлекләре әгъзасы (2000). РСФСРның (1986) һәм Башкортстан Республикасының (1997) мәгариф алдынгысы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002).
Remove ads
Биографиясе
Марат Барый улы Ямалов — 1947 елның 27 мартында Башкорт АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1965 елда «Калтасинская заря» газетасында хатлар бүлеге хезмәткәре булып эшли башлый[1].
1966 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. 1971—1972 елларда Башкорт дәүләт университетының комсомол комитеты секретаре.
Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый.
1975 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
Башкорт дәүләт университетында башта ассистент, аннары өлкән укытучы булып эшли.
1977 елдан Марат Ямаловның хезмәт биографиясе М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән тыгыз бәйләнгән: 1998 елга кадәр доцент һәм 1999—2001 елларда Ватан тарихы кафедрасы мөдире.
1998 елда тарих фәннәре докторы.
"1965-1985 елларда Башкортстан Республикасының индустриаль үсеше" дигән темага диссертация яклый.
2000 елдан — профессор. Университетның Ватан тарихы кафедрасында гыйльми-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә[1].
Remove ads
Дәүләт эшчәнлеге
1998 — 2010 елларда Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятендә:
2001 елда Башкортстан Президенты Хакимиятенең мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкли, 2006 елда (өзеклек белән) өлкән референт була.
2009 елдан — Башкортстан Президентының өлкән референты булып эшли.
Фәнни эшчәнлеге
Марат Ямалов 300-дән артык гыйльми хезмәт, күп монографияләр авторы. Галимнең гыйльми тикшеренүләре Россиянең һәм Башкортстанның социаль-икътисади һәм сәяси тарихына багышланган. Индустрияләштеру комплекслы тикшерү принципларын, атап әйткәндә, сәнәгать, төзелеш, транспорт, агросәнәгать комплексы, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык, көнкүреш хезмәте һәм сәүдә үсешен тикшерү принципларын эшли.
- «XX гасыр» (Уфа, 1995)
- «Башкортстан Республикасының индустриаль үсеше (1965-1985 еллар)» китабы киң танылу яулый. (Уфа, 1998)
- «1945-2000 елларда Башкортстан авыллары» (Уфа, 2003, автордашлыкта).
- «Р. Г. Кузеев» (Уфа, 2008, автордаш).
Җәмәгать эшчәнлеге
Марат Барый улы актив җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
- 2000 елдан — Журналистлар берлеге әгъзасы. Аның публицистик мәкаләләре матбугатта даими басылып тора.
- 2009 елда «Бельские просторы» журналының «Публицистика» номинациясендә премия лауреаты.
- Россия Хәрби фәннәр академиясе әгъзасы.
- «Белем» җәмгыятенең лекторы булган. Берничә тапкыр «Белем» республика оешмасының идарә әгъзасы итеп сайланган.
- Бөтенрусия җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Remove ads
Иҗаты
Шигърият сөючеләргә Марат Ямалов лирик шагыйрь буларак билгеле[1]. Ул берничә шигырьләр җыентыгы авторы:
- 1995 ел — «Мин балачак тугаена кайтам әле» («Я вернусь в долины детства»)
- 2004 ел — «Тынычлык йөзендә елмаю» («Улыбка над ликом покоя»)
- 2006 ел — «Күктәге карусель» «(Небесная карусель»)
Роберт Миңнуллинның, Марсель Сәлимовның һәм башка шагыйрьләрнең, язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- РСФСР-ның мәгариф алдынгысы (1986)
- Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (1997)
- Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads