Марсел Галимәрданов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Марсел Галимәрданов
Remove ads

Марсел Мәгъфур улы Галимәрданов (1951 елның 3 октябрендә, Яңа Балтач (Башкорт АССР) - Россия сәясәтчесе, 6 нчы чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе Дәүләт Думасы депутаты.

Кыска фактлар Марсел Галимәрданов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

К.Е.Ворошилов исемендәге СССР СМ каршындагы КГБ югары чик буе хәрби-сәяси училищесы(1974)

В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академия(1983)

Кораллы Көчләр гуманитар академиясе каршындагы хокукый яңадан әзерләү үзәге (1994)

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясе (1997)

Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясенең квалификация күтәрү институты (2004)

Актаныш районында урта мәктәпнең физика укытучысы булып эшли. Кораллы Көчләрдә хезмәт итә. СССР КГБ югары чик буе хәрби-сәяси училищесы курсантыннан СССР КГБ чик буе гаскәрләренең Хәрби-сәяси идарәсе бүлеге башлыгына кадәр җитә.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле, аппаратының Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторы.

Remove ads

Сәяси эшчәнлеге

Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның федераль исемлеге составында сайланды. Вәкаләтләр башлану датасы: 2011 елның 4 декабре (алтынчы чакырылыш). Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты әгъзасы[1].

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads