Юрий Матросов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Юрий Матросов
Remove ads

Матросов Юрий Петрович (1947 елның 9 февралендә туган) — чуаш халык рәссамы, Чуаш һәм Башкортостан Республикаларының атказанган рәссамы[1].

Кыска фактлар Юрий Матросов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

1947 елның 9 февралендә Чуваш АССРның Чабаксар районы Синьял-Чурачики авылында туган. 1954-1963 еллар Курак Чурачики сигезъеллык мәктәбендә укый. Аннары Олы Мамыши урта мәктәбендә укуын дәвам итә.

1963-1965 елларда Ишле югары вольтлы аппаратуралар уку йортында инструмент слесаренә укый, Ишле урта мәктәбендә урта белем ала.

1965-1970 еллар Чуаш дәүләт педагогика институты сәнгать-график факультетында сәнгать белеме укытучысы булырга укый. Совет Армиясендә хезмәт итә.

1972-1980 елларда "Чувашялхуспроект" институтының проектчылар төркеме җитәкчесе вазыйфасында эшли. 1973 елда Идел буе яшь рәссамнарының өлкә күргәзмәсендә катнаша.

1982-1987 елларда-РСФСРның Сәнгать фондының Чуваш АССР иҗат җитештерү комбинатының проектчысы һәм баш рәссамы була.

1986 елда ул СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә.

1985 елда туган якны өйрәнү музееның эчен бизәү өчен Мишши Сеспель исемендәге премияга лаек була. 1989-1990 еллар Башкортстан Республикасында Слакбаштагы К.В. Иванов музее төзелеше эшенә зур өлеш керткәне өчен аңа «Башкорт АССРның атказанган рәссамы» дигән мактаулы исем бирелә.

1994 елдан – Чуваш дәүләт академия драма театры төп рәссамы. Татарстанның Буа районы Күшки-Яңа-Тимбайдагы Яковлевның мемориаль музее проектының авторы һәм аның башкарма җитәкчесе.

1999 елда драматург Николай Сидоровның «Гүзәл кыз елавы» трагедиясен сәнгатьчә бизәгән өчен Чуаш дәүләт премиясенә лаек була. Чуаш дәүләт драма театрын капиталь ремонтлауда дизайн-проект һәм реконструкция авторы буларак катнаша.

Юрий Матросов кайда гына эшләсә дә, үзенең сәнгать сәләтен үстерә.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads