Мексика муниципалитетлары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мексика муниципалитетлары
Remove ads

Мексика муниципалитетлары (исп. municipio(s)) — Мексикада штатлардан соң икенче дәрәҗәдәге административ бүленеш төрләре. (шәһәр) районнарга (исп.delegaciones) бүленгән федераль округтан тыш, муниципалитетлар Мексиканың барлык штатларында да бар.

Кыска фактлар Дәүләт, Юрисдикциягә карый ...
Thumb
Мексика муниципалитетлары

2005 елдагы соңгы халык санын алу вакытында Мексикада 2441 муниципалитет һәм 16 федераль округ районы исәпләнә. Муниципалитетлар саны даими рәвештә үзгәрә, шуңа күрә төрле чыганакларда төрле саннар очрарга мөмкин. Һәр штатның муниципалитетлары саны штатның зурлыгына һәм халкына карап берничәдән берничә йөзгә кадәр үзгәрергә мөмкин. Бер муниципалитетның уртача халкы якынча 45 мең кеше тәшкил итә.

Муниципалитетның эчке сәяси оешмасы һәм хокуклары һәм бурычлары 1917 елгы Мексика Конституциясенең 115 статьясында билгеләнә, һәм аерым штатлар конституцияләрендә җентекләбрәк ачыла.[1]

Күп кенә муниципалитетлар Мексиканың административ бүленешенең өченче дәрәҗәсе булган общиналарга яки районнарга бүленәләр. Төрле штатларда алар төрлечә аталалар: delegaciones, comisarías, alcaldías, juntas municipales, гомуми сүз (исп. secciones) белән берләшәләр. Җәмгыять башлыкларын халык сайламый, ә муниципалитет рәисе билгели.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads