Микронезия Федератив Штатларында ислам

Микронезия Федератив Штатларында азчылык дине From Wikipedia, the free encyclopedia

Микронезия Федератив Штатларында ислам
Remove ads

Микронезия Федератив Штатларында ислам (ингл. Islam in the Federated States of Micronesia, гарәп. الإسلام في ولايات ميكرونيزيا الموحدة) ― азчылык дине (2017 елга 20 кеше булган).

Кыска фактлар Микронезия Федератив Штатларында ислам, Дәүләт ...
Thumb
Бу мәкалә Ислам турында
Thumb
Микронезия Федератив Штатлары картада

Тарих

Ислам дине Микронезия Федератив Штатларында җәмгыятьнең көчле каршылыгына очрый. Шуңа да карамастан, АКШның ике конгрессменының Микронезия Федератив Штатлары президенты Имануэл Марига(ингл.) тәкъдиме буенча милли хөкүмәт Әхмәдия җәмгыятенә 2015 елның апрелендә илнең көнчыгышында урнашкан Косраэ (Кусаие)(ингл.) штатында теркәлү узарга рөхсәт биргән [1]/

Дискриминация

Әхмәдия мөселманнарының зур булмаган җәмгыяте илдә үзләренә карата булган дискриминация турында хәбәр итә, шул исәптән аларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүдән баш тарту да, аларның милкенә карата вандаллык та очраган [2].

Кусаие штатының биш муниципалитетының берсе булган Малем(ингл.) муниципалитеты советы христианлыкка нигезләнмәгән Ислам һәм башка диннәрне тыючы закон тәкъдим иткән. Тәкъдим ителгән законны бозган өчен максималь штраф күләме 10 000 доллар тәшкил итә [1].

Remove ads

Дин тоту иреге

Микронезия Конституциясе илдә дәүләт динен билгеләргә мөмкинлек бирүче яисә дин тоту иреген чикләүче закон кабул ителә алмый, дип белдерә [2]. Дини төркемнәр өчен теркәлү таләпләре юк. Дәүләт мәктәпләрендә дини белем бирү рөхсәт ителми, әмма шәхси дини мәктәпләр илнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнгән укыту программасы буенча эшләгән очракта, аларда дини белем бирү рөхсәт ителә.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads