Миленко Веснич

From Wikipedia, the free encyclopedia

Миленко Веснич
Remove ads

Миленко Веснич (серб. Миленко Веснић, Milenko Vesnić, 13 февраль 1863(18630213), Душениче, Госманлы империясе[4]15 декабрь 1921, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе.

Кыска фактлар Миленко Веснич, Туган ...

Белград Югары мәктәбен һәм Мүнхен университетын (1888) бетергән. Парижда (1888-1889) һәм Лондонда (1889-1890) һөнәре буеча эшли, Сербиянең Госманлы империясендәге илчелегендә сәркәтип (1891-1893), Белград Югары мәктәбендә халыкара хокук укытучысы (1893-1899), Сербия кыйраллыгы мәгариф министры (1893-1894), Сербия кыйралын үтерү омтылышына катнашы булуда гаепләнеп ике ел төрмәгә хөкем ителгән (1899), Сербиянең Италиядәге илчесе (1901-1902), Сербиянең Госманлы империясендәге илчесе (1902-1904), Сербиянең Франциядагы илчесе (1904-1906), Сербия кыйраллыгы гаделия (юстиция) министры (1906), Сербиянең Франциядагы илчесе (1906-1920), Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы премьер-министры (1920-1921).

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads