Милләт
индустриаль чорның социаль-икътисади, мәдәни-сәяси һәм рухи җәмгыяте From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Милләт (гарәпчәдән – millah, ملة, бор. тк. qutu (~коты)[1]) яки нация (лат. nātĭō) — индустриаль чорның социаль-икътисади, мәдәни-сәяси һәм рухи җәмгыяте[2].
- Шулай ук карагыз: Халык.
Үртак тел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булган кешеләр җәмгыятен билгеләү өчен кулланыла алучы сүз.[3] Бу билгеләмә буенча милләт географик чикләре булмаган бер төшенчә дип күрсәтелә. Шулай ук, бу сүз этник төзелешләренә карамастан берәр суверен дәүләттә яшәүче кешеләрнең кебек уртак территория һәм хөкүмәт системасының хезмәтләрен бүлешүчеләрне билгеләү өчен кулланыла ала .[4][5]
Тар мәгънәсендә, Төньяк Америка кызылтәнлеләр (ингл.) кебек җәмгыятьләргә кергән халыкларны билгели ала.[3]
Халыкара хокукта милли дәүләтнең синонимы булып тора.
Remove ads
Этимология
Милләт
Милләт сүзе IV гасырда диннәре Зәрдөштлек булган фарсыларның Сассанид империясе (ингл.) дәүләтләре чакларында Христианлык динен тотып яшәгән азчылыкларны билгеләр өчен кулланыла.[6]
/
Госманлы империясендәге 1839 елда Танзимат реформалары (ингл.) кертелә башлавыннан соң дәүләт тарафыннан хокуклары якланылган һәм үз кануннары буенча хөкем ителгән азчылык дини төркемнәрне (ингл.) билгеләү өчен кулланыла[7].
Нация
Нация сүзенең тамыры булган nātĭō туры мәгънәдә "туган бер әйбер" дигәне.[8]
Классик латин телендә б.э.к. 44 елда Цицерон (ингл.) тарафыннан “Марк Антонийга (ингл.) каршы филиппик язулары (ингл.)” исемле сериясендә түбәнрәк дип күрелгән тышкы нацияләр (халыклар нацияләре, расалар) һәм /
Көнбатыш Рим империясеның civitas ("мәдәниятле җәмгыять") турында бәхәстә кулланыла:
"Omnes nationes servitutem ferre possunt: nostra civitas non potest."
("Бар расалар коллыкта яши ала, ә безнең мәдәни җәмгыятебез – юк.")|en:Cicero|Orationes: Pro Milone, Pro Marcello, Pro Ligario, Pro rege Deiotaro|Philippicae I-XIV[9]
Сүзнең бүгенге мәгънәдә инде 968 елда кулланылганы турындагы игъланнар тарихи документлар белән нигезләнмәгән.[10]
Remove ads
Фәнни тикшеренүләр
Вәзгыять, гомумән алганда, социология һәм политология фәннәре тарафыннан өйрәнелә. Тикшеренүләр төп ике юнәлештә алып барыла - этник (en) һәм ватандашлар милләте (en) тойгылары (милләтчелек).[11][12] Бүгенге көндә анализ гадәттә милли кемлекне төзү тирәсендәге хисләргә, индивид яки төркем дәрәҗәсендә аңлы яки аңсыз килеш, ихтыярый яки киресенчә эшләгән механизмнарны ачыклауга багышланган иҗтимагый-тарихи тикшеренүләргә нигезләнә. Кайберәүләре бу процессларда дәүләт һәм коммуникацияләр, аеруча икътисади мәсьәләләр өлкәсендә, еш төп ролләрен уйнаганнарын ачыклый.[11]
Психологик ягыннан, милләт үзләрен аның әгъзалары буларак хис иткән кешеләр тарафыннан үз хыял итү көче ярдәмендә булдырылган уйдырма җәмгыять (ru) буларак аңлатыла. [13].
Кешеләрнең үзләрен берәр милләт әгъзасы буларак санарга килүләре һәм дәвам итүләре механизмын XIX-XX гасырлары чигендә формалашкан иҗтимагый-сәяси инженерия (en) тармагындагы галимнәр өйрәнә.[14] 1960-елларда АКШта иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр арасында Жан-Жак Руссо XVIII гасырда ук керткән иҗтимагый дин (en) концепциясе популярлык казана, төрле кыйммәтләрне ассызыклаучы мөрәсим һәм символларның кулланылышының милли берлек хисенә тәэсире буенча эзләнүләр башлана.[15]
Remove ads
Урта гасырларда таралган nationes
Замандаш мәгънәсе
Бүгенге көндә милләт сүзе ике төп төшенчәне билгеләп кулланыла:
- этник үзенчәлекләре нигезендә формалашкан җәмгыяви төркем - этносны билгеләгәндә (иң еш очрый).
- билгеле бер дәүләтнең гражданнарыннан торган иҗтимагый-сәяси берлек - ватандашлык
Нация сүзе соңгы арада халыкара кулланылышта берәр дәүләтнең ватандашларыннан торган җәмгыяви төркемнең кемлеген (ингл.) билгеләүче терминга таба үзгәрә башлады [16]
Татар милләте
- Шулай ук карагыз: Татарлык.
Remove ads
Шулай ук карагыз
- Ватандашлык
- Цивилизация
- Ил
- Мәдәният
- Этник төркем
- Хөкүмәт
- үзаң
- Җирле халыклар
- Мәдәниятара компетенциясе
- Уйлап чыгарылган традицияләр
- Суверен дәүләтләр исемлеге
- Танылмаган дәүләтләр исемлеге
- Этник төркемнәр исемлеге
- Ватандашлыклары буенча халыклар исемлекләре
- Күпмилләтле дәүләт
- Нация (университет)
- Милли эмблема
- Милләтчелек
- Милли дәүләт
- Сепаратизм
- Җәмгыять
- Суверен дәүләт
- Территория
- Кабилә
- Милли тел
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads