Минзәлия Закирова
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары (2020 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Минзәлия Закирова ― Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары (2020 елдан).
Remove ads
Биографиясе
Закирова Минзәлия Заһри кызы 1965 елның 4 июлендә туа. 1987 елда «биология һәм химия укытучысы " белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының табигый-география факультетын тәмамлый». 2010 елда Педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 2017 елда «Нәтиҗәле идарәче» («Эффективный управленец») программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетында квалификациясен күтәрә.
Remove ads
Хезмәт эшчәнлеге
- 1981-1982 елларда-Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбе интернат тәрбиячесе;
- 1987-1988 елларда - Балык Бистәсе районы Трой-Урай мәктәбенең химия һәм биология укытучысы;
- 1992-1998 елларда - Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче татар мәктәп-гимназиясе укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
- 1998-2007 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече, мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары;
- 2007-2011 елларда - Вахитов районы буенча мәгариф бүлеге, "Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ;
- 2011-2020 елларда - "Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУнең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге башлыгы;
- 2020 елның 2 ноябреннән - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Remove ads
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале(2005);
- "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" (2015);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2020);
- "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе(2009);
- Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ведомство Аерымлык билгесе (2012);
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2012);
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы " истәлекле медале (2015);
- Татарстан Республикасы Профсоюз федерациясенең Мактау грамотасы(2015);
- "Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен" Аерым хөрмәтләү билгесе(2020).
Чыганак
Закирова Минзалия Загриевна — Татцентр.ру Закирова Минзалия Загриевна 2022 елның 2 март көнендә архивланган.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads