Мирзагали Шагалиев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Шагалиев Мирзагали Гали улы — «Татарстан» (Зөбәер авылы) хужалыгы рәисе.

Кыска фактлар Мирзагали Шагалиев, «Татарстан» (Зөбәер авылы) хужалыгы рәисе ...

Биография

Шагалиев Мирзагали батырлыгы тасвирламасы

Шагалиев Мирзагали Гали улы 1922 елның 14 февралендә Татарстан АССРның Минзәлә кантоны Исәнсеф авылында дөньяга килә.

1943 елда Бөек Ватан сугышына китә, фронтта лейтенант дәрәҗәсенә җитә. 1944 елда 23 июньнән алып 28 июньгә кадәр кылган батырлыгы өчен "За отвагу" медале белән белән бүләкләнә.[1] Яудан 1945 елда кайта.

1995 елның 8 маенда вафат була.

Remove ads

Карьера

1938 елдан 1943 елга кадәр Казанның Ленин исемендәге заводында аппаратчы булып эшли.

1955 елга кадәр — ВКП(б)нең Калинин районы комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 19551960 елларда Актаныш райсоветы башкарма комитеты рәисе урынбасары була.

1963 елда «Татарстан» хужалыгы рәисе итеп сайлана, аны алдынгылар сафына чыгара

1971-1974 елларда — Пучы кулланучылар җәмгыятен, «Сельхозхимия»нең район берләшмәсендә мехотрядны җитәкли

Remove ads

Гаилә

Хатыны белән ике ул үстергәннәр. Аның уллары — атом-төш буенча танылган галимнәр: Рәшит — СССРның Дәүләт, РФ Хөкүмәте бүләкләре иясе, академик, Саров физика-техника институтының математика кафедрасы мөдире, РФнең Почет билгесе ордены иясе... Мәрхүм Ринат та (19522007) абыйсы юлыннан китеп, 1974 елдан шул институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләде.

Мактаулы исемнәр, орденнар, медальләр

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  1. Алтын баганаларыбыз // Атаклы хуҗалык җитәкчеләре турында очерклар, язмалар) / Йосыф Хуҗин. - Казан: "Сүз" нәшрияты, 2013. - 199 с. : портр., цв. ил.; 25 см.; ISBN 978-5-98356-212-7

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads