Мөхтәр Карамышев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Мөхтәр Батыргәрәй улы Карамышев (1895, Стәрлетамак өязе Макар авылы (хәзерге Башкортостанның Ишембай районы — билгесез) — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе.

Кыска фактлар Мөхтәр Карамышев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Карамышев Мөхтәр Батыргәрәй улы Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Макар авылында (хәзерге Башкортостанның Ишембай районы) туган, Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе. Карамышевлар нәселеннән. Беренче дөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы.

Орск шәһәрендә училище һәм педагогик курслар тәмамлаган. 1915-1917 елларда рус армиясендә прапорщик; 1918-1919 елларда Башкорт гаскәрендә ротмистр (1918). 1917 елның сентябреннән Стәрлетамак өязе Иске Сәет авылы (хәзерге Башкортостанның Ишембай районы) мәктәп мөдире булып эшли.

1918 елның гыйнварыннан башлап Юрматы кантун башкармасы әгъзасы, июльдән — Башкорт гаскәре инспекторы һәм Башкорт хәрби шурасының корал мөдире, бер үк вакытта августа — шураның артиллерия бүлеге җитәкчесе, сентябрьдә — 1‑нче Башкорт кавалерия полкы командиры, декабрьдә — «Стәрлетамак фронтының Башкорт кораллы көчләре» оператив группасы командующие[1].

1919 елда Башкортстан хәрби-революцион комитетының азык- бүлеге мөдире була, аннары Морак авылы һәм Морак районы гарнизоны начальнигы, апрельдән алып Башкортстан хәрби эшләр буенча халык комиссариатының гомуми бүлеге начальнигы, августта — Табын кантунының революцион комитеты рәисе, декабрьдә — Тамъян-Катай кантонының хәрби комиссары. 1920 елда Макарда укытучы, соңрак Юрматы кантунының игенчелек бүлеге мөдире, Дыван-Кошчы кантуны Халык комиссарлары советы рәисе, 1921 елның февраленнән «Белрайлесконтора»» предриятиесе, октябрьдә — Стәрлетамак каласы Башкортстан республикася социаль тәэминат халык комиссариаты комиссары.

Соңрак Урта Азиягә чыгып китә, аннары Винница шәһәре (Украина ССР ы) яши. 1941 елда үз теләге белән фронтка китә һәм шунда һәлак була.

Remove ads

Гаилә

Картатасы — Йосыф (Мөхәммәтйосыф) Ибраһим улы Карамышев, Башкорт гаскәре майоры[2];

Атасы — Батыргәрәй Йосыф улы Карамышев, укытучы;

Әнисе — Кәбирә Әхмәтҗән кызы Вәлидова;

Агайлары:

  • Әмир Батыргәрәй улы Карамышев (1893-1918) — 1917-1918 елларда Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе;
  • Гәрәй (Мөхәмәтгәрәй) Батыргәрәй улы Карамышев — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе;
  • Сөләймән Батыргәрәй улы Карамышев — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе;

Апа — Рузилә, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясенең табибы[3].

Remove ads

Хәтер

Искәрмәләр

Сылтамалар

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads