Мөхәммәт Закиров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Мөхәммәт Тәфтизани улы ЗакировБашкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре, журналист.

Кыска фактлар Мөхәммәт Закиров, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

Мөхәммәт Закиров Караидел районының Дәүләт исемле татар авылында туып үсә. Башкортстан дәүләт университетында белем ала. Аннан төрле елларда татар матбугат басмаларында һәм Башкортстан радиосында хезмәт сала.

Башкортстанның татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт итеп шуннан пенсиягә киткән иде.

Мөхәммәт Закировның алты китабы дөнья күрә: «Кылычка кунган сандугач», «Туган йорт» һ.б. 60 яшьлек юбилеена соңгысы нәшер ителгән иде. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт "Китап" нәшриятында аның "Туган йорт" исемле шигырьләр җыентыгы 2 мең данәдә басылып чыкты.

Әдәбият һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлары, иҗатындагы үзенчәлекле яңалыклар өчен, Караидел районының Гаян Локманов исемендәге премиясе һәм лауреат дипломы белән бүләкләнгән иде.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads