Наталья Башурина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Наталья Башурина - шагыйрә
Remove ads
Биография
Башурина Наталья Петровна 1979 елның 4 маенда ТАССР Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылында туган. Әтисе – Башурин Петр Валерьянович озак еллар авыл советы рәисе, әнисе Башурина Людмила Петровна мәктәптә укытучы булып эшләгән. Икесе дә лаеклы ялда.
Наталья 1986 елда М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенә укырга керә. “5” ле билгеләренә генә укый. Төрле чараларда, фән олимпиадаларында катнаша. Мәктәптә уку чорында ук иҗат эше белән шөгыльләнә. Татар теле укытучысы Павлова Гүзәл Мансур кызы җитәкләгән “Тылсымлы каләм” түгәрәгенә йөри. Район газетасы “Йолдыз, аннары “Кайбыч таңнары” газеталарында шигырьләре, мәкаләләре басыла. “Сабантуй”газетасының, “Ялкын” журналының иң актив яшь хәбәрчесе булып таныла.
1996 елда урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. Студент елларында да ул бик актив иҗат итә. Язмалары, шигырьләре даими чыгып тора.Бала чакта, яшүсмер вакытларында язган шигырьләренә самимилек, шаянлык һәм җор теллелек хас.
2000-2011 елларда "НПЦ Саламат» шәхси фармкомпаниясендә менеджер булып эшли.
2011 елның 10 июлендә “Болгария” теплоходы фаҗигасендә гомере өзелә.
Remove ads
Чыганак
1.Иске Тәрбит урта мәктәбе музеендагы "Күренекле шәхесләр" альбомы.
2.http://adiplar.belem.ru/basurina.htm
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads