Наталья Гилева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гилева Наталья Георгиевна (26 февраль 1956 ел) — галим-химик. 1978 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Органик химия институты хезмәткәре, 1990 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2008 елларда поликонденсация төркеме җитәкчесе. Химия фәннәре докторы (2011).
Remove ads
Биографиясе
Наталья Георгиевна Гилева 1956 елның 26 февралендә Уфа шәһәрендә туган. 1978 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Органик химия институтында эшли: 1990 елдан алып —өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2008 елларда поликонденсация төркеме җитәкчесе. Докторлык диссертациясен 2011 елда «Синтез сополиариленфталидов по реакции электрофильного замещения и их свойства» темасы буенча яклый[1].
Remove ads
Фәнни эшмәкәрлеге
Фәнни хезмәтләре күләмле циклик тармаклы полиариленфталидлар һәм поликетоннарны тикшерүгә багышланган. Н. Г. Гилева тарафыннан югары физик-механик, электрофизик үзенчәлекле гомо-һәм сополиариленфталидларны, фталидкетонларны юнәлешле синтезлау ысуллары эшләнә.
70 тән артык фәнни хезмәт[2], бер уйлап табу авторы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads