Наталья Гончарова (рәссам)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Наталья Гончарова (рәссам)
Remove ads

Ната́лья Серге́й кызы Гончаро́ва (рус. Ната́лья Серге́евна Гончаро́ва) (21 июнь 3 июль 1881, Ладыжино авылы (башка мәгълүматлар буенча, Нагаево авылы), Тула губернасы - 1962 елның 17 октябре, Париж) - рус рәссам-авангардист, график, сценограф. Лучизм һәм футуризм вәкиле.

Кыска фактлар Наталья Гончарова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Мәскәү архитекторы Сергей Михайлович Гончаров (1862-1935) һәм аның хатыны Екатерина Ильинична (кыз фамилиясы - Беляева ) гаиләсендә туган. Гончарованың балачагы Тула губернасында узды, анда аның әтисенең берничә утары булган. 1891 елда Гончаровлар Мәскәүгә күченә. 1898 елда Наталья көмеш медаль белән IV кызлар гимназиясен тәмамлый. 1901 елда ирекле тыңлаучы сыйфатында Мәскәү рәсем сәнгате училищесына, скульптура бүлегенә, скульптор-импрессионист Павел  Трубецкой классына укырга керә. 1904 елда рәсем сәнгате остаханәсенә күчә, анда аның укытучысы Константин Коровин була. Гончарова скульптура белән шөгыльләнүен дәвам итә. Аның ике әсәре медальләр белән билгеләнгән: 1904 елда анималистик скульптура этюдлары өчен кече көмеш медаль ала, скульптура өчен икенче медаль 1907 елда бирелә. 1909 елда Гончарова укыган өчен түләүне туктата, һәм аны училищедан куалар.[2] 1907-1912 елда Гончарованың рәсем сәнгате примитивизм тәэсирендә формалаша. 1910 елдан Гончарова кубизм һәм футуризмга игътибар итә, ә соңрак ире Михаил Ларионов белән бергә рәсем сәнгатендә яңа юнәлеш - "Лучизм" - булдыралар. 1910 елда Гончарова белән Ларионов "Бубновый валет" сәнгать берләшмәсен гамәлгә куючыларның берсе булдылар. Ә 1911-1912 елларда "Ослиный хвост" ("Ишәк койрыгы") төркеменә керделәр. 1913 елда Гончарова "Мишень" төркеменә керә.[3] 1910 елда Гончарованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылды. Икенче көнне үк ул порнографиядә гаепләүләр аркасында ябылды ("Натурщица зәңгәр фонда" картинасы өчен). Тикшеренүчеләр Гончарованың гаепләүләренең сексистик контекстын билгеләп үтә.[4] 1913 елның июнендә Ларионов һәм Гончарова турында И.М.Зданевич (Эли Эганбюри) язган беренче монография басыла. 1915 елда Дягилевның аның белән эшләү тәкъдимен кабул итте һәм ире белән бергә Русиядән мәңгегә чыгып китә. Гончарованың беренче (француз чорында) шәхси күргәзмәсе 1931 елның июнендә ачылды. 1938 елда Ларионов һәм Гончарова натурализацияләнгәннәр. Францияне оккупацияләү вакытын немец гаскәрләре Парижда (1940-1944) уздыра. Киләсе шәхси күргәзмә (Ларионов һәм Гончарованың лучизм эшләре) Парижда 1948 елда гына булды. 1956 елның маенда тагын бер монографик күргәзмә үтте. Бераз соңрак, 1956 елның 2 июнендә, Ларионов һәм Гончарова үзләренең никахларын теркәгәннәр. Наталья Гончарова Парижда 1962 елның 17 октябрендә вафат була. Ул Парижда Иври зиратта җирләнгән.[2]

Remove ads

Сәнгать базары

  • 2007 елның 18 июнендә Лондонда Кристис аукционының кичке сәүдәсендә Гончарованың "Алма җыю" картинасы (1909 ел) 4 млн 9 мең фунт стерлиңка сатылган (10 млн АКШ доллары), шул рәвешле хатын-кыз рәссам эшләре бәясенең тарихи рекордын урнаштырган.[5]
  • 2010 елның 2 февралендә Лондонда Кристис аукционында Гончарованың "Испанка" картинасы (1916 ел) 6 млн 425 мең 250 Стерлиң фунтка сатылган, шул рәвешле рәссам-хатын-кызлар эшләре бәясенең яңа тарихи рекорды куелган.[6]
Remove ads

Галерея

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads