Николай Аржанов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia

Николай Аржанов
Remove ads

Николай Аржанов (Николай Николай улы Аржанов, 10 март 1913(1913-03-10), Вокшево[d], Кологрив өязе[d], Кострома губернасы, Россия империясе7 февраль 1976(1976-02-07) (62 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — Казан авиация заводының очучы-сынаучысы, СССР каһарманы (1957), СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961).

Кыска фактлар Николай Аржанов, Туган ...
Remove ads

Биография

1913 елның 25 февралендә (10 март) Кострома өлкәсенең хәзерге Кологрив районы Вокшево авылында туган. Милләте - рус. Кологрив комсомол райкомында эшли.

1937 елда Казан авиация институтының самолет төзү факультетын тәмамлый.

1937-1941 елларда 124 нче авиазаводта (Казан) әйдәп баручы инженер, очу-сынау станциясе начальнигы булып эшли.

1941 елдан-22 нче авиазаводның очу-сынау станциясе начальнигы урынбасары (Казан). Самолетта очарга мөстәкыйль рәвештә өйрәнә, һәм тиздән заводның транспорт авиаотрядында оча.

1944-1964 елларда-22 нче Казан авиация заводында очучы-сынаучы. Ззаводта җитештерелгән Ту-4 һәм Ту-16 беренче серияле бомбардировщикларны сыный. Шулай ук түбәндәге серияле бомбардировщикларны : Пе — 2 һәм Ту-4 пешкәкле, Ту-16 һәм Ту-22 реактив, Ту-104 реактив пассажир самолетларын, шулай ук аларның модификацияләрен сыный.

Яңа авиация техникасын сынаганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен очучы-сынаучы Аржанов Николай Николаевичка СССР Югары Советы Президиумының 1957 елның 1 маендагы Указы белән Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә (№ 11137).

Очучылык эшеннән киткәннән соң, Казан авиация заводында инженер булып эшли. Казанда яши.

1976 елның 7 февралендә вафат була.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Хәтер

Казанда Арча зиратында җирләнгән.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Симонов А. А. Заслуженные испытатели СССР. — М.: Авиамир, 2009. — С. 26. — 384 с. — ISBN 978-5-904399-05-4.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads