Николай Калабухов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Николай Калабухов (1 август 1908 ел — 17 октябрь 1991 ел) — СССР териологы, биология фәннәре докторы (1946)

Кыска фактлар Николай Калабухов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Николай Иванович Калабухов 1908 елның 1 августында Дон Гаскәре өлкәсенең Каменская станицасында туган. 1924 елдан Мәскәү зоопаркы янында П.А Мантейфель җитәкчелеге астында зоопаркның яшь биологлары түгәрәгендә шөгыльләнгән.

1926 елда Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Җәйге практика чорында чуманың эпизоотия районнарында йомраннарны өйрәнү белән шөгыльләнә[3].

1930 елда Илья Григорьевич Иофф чакыруы буенча Ростов эпидемиология һәм микробиология институтының хезмәткәре була. 1932 елда Мәскәү дәүләт университеты янындагы Зоология институтында эшли башлый. Студентларга эксперименталь этология буенча лекцияләр укый һәм диплом эшләре белән җитәкчелек итә. 1935 елда доцент исем бирелә[4]. 1936 елда Даниил Николаевич Кашкаров чакыру буенча Калабухов Ленинград университетында экология лабораториясен оештыру буенча шөгыльләнә һәм эксперименталь экология буенча лекцияләр укый[5].

1938 елда диссертация якламыйча «биология фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Бөек Ватан сугышы алдыннан ел дәвамында Мәскәү зоопаркының директоры урынбасары булып эшли. 1941-1942 елларда Ржев юнәлешендә сугыша. 1942 елда яраланганнан соң Совет армиясенең Баш санитар идарәлегенә җибәрелә[3]. Воронеж, Көнбатыш һәм Калинин фронтларында эпидемиологиягә каршы чараларда катнаша[4]. 1946 елда Мәскәү дәүләт университетында "Экологофизиологические особенности животных и условия среды»» темасына диссертация яклый һәм шул ук елда Харьков университетында эксперименталь экология кафедрасы мөдире итеп сайлана[6]

1953 елда Сарытауда Чумага каршы «Микроблар» институтында хезмәкәр булып эшли. 1959 елда бу институтының Әстерхан филиалында лабораторияне җитәкли[3]. 1973 елда Калабухов СССР ФА Ерак Көнчыгыш бүлегенең биология-туфрак институтында эксперименталь зоология лабораториясен оештыра[4]. 1978 елда Әстерханга кайта. 1991 елның 17 октябрендә Әстерханда вафат була.

Remove ads

Фәнни казанышлары

Калабуховның фәнни эшчәнлеге хайваннар экологиясенең эксперименталь һәм теоретик проблемалары белән бәйле. Чуманың эпизоотиясе һәм туляремияне өйрәнүгә зур өлеш кертә. Кимерүчеләр белән көрәш методикасын эшли. В.В.Раевский белән хезмәттәшлектә йомраннарның мизгелле физиологик үзгәрешләрен һәм экологиясен өйрәнә[4].

Владимир Владимирович Алпатов кушуы буенча МДУ каршындагы зоология институтында эшләгән чорда бал кортлары, ярканатлар, балык, амфибияләр мисалында анабиоз проблемаларын өйрәнү белән шөгыльләнә.[4].

Микробиолог И. С. Тинкер белән берлектә йомраннарның җенесе һәм яшенә бәйле чумага карата инфекция сизгерлеге буенча беренче тапкыр тәҗрибә үткәрә[4]. Ярканатларны трипаносомнар белән инфекцияләү экспериментлары (Л. Б Левинсон белән берлектә) җәнлекләрнең катып калу чорында трипаносом үрчүе күзәтелмәвен күрсәтә. Уянганнан соң паразитның тиз артуы башлана, бу ярканатларның үлеменә китерә[7].


Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

«Кызыл Йолдыз» ордены, «Мәскәүне обороналаган өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.[4]

1942 елда Лондон зоология җәмгыятенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана[3][4].

1952 елда авторлык коллективы составында Кавказ алдын чума учагыннан савыктыруга китергән көрәш чаралары өчен СССРның Сталин Дәүләт премиясе лауреаты була[3]

Хезмәтләре

150-дән артык басма авторы[4], шул исәптән СССР Фаунасы сериясендә монографияләр:

Монографияләре

  • Калабухов Н. И. Спячка животных. — 2-е издание. М.: Советская наука, 1946. — 184 с.
  • Калабухов Н. И. Периодические (сезонные и годичные) изменения в организме грызунов, их причины и последствия. Л.: Наука, 1969. — 249 с.
  • Калабухов Н. И. Жизнь зоолога: (Полвека изучения млекопитающих и др. животных). М.: Изд-во МГУ, 1978. — 182 с.
  • Калабухов Н. И. Калабухов Н.И. Методика экспериментальных исследований по экологии наземных позвоночных: (Учебное пособие для биол.-почв. фак. гос. ун-тов). М.: Советская наука, 1951. — 177 с.
  • Калабухов Н. И. Спячка млекопитающих / Отв. ред. В. Е. Соколов, Н. В. Башенина. М.: Наука, 1985. — 260 с.

Статьи

  • Калабухов Н.И. Материалы по изучению оцепенения (спячки и анабиоза) у пчелы Apis mellifera // Зоологический журнал. — 1933. — Т. 12, № 4. — С. 121—120.
  • Калабухов Н.И. Закономерности массового размножения мышевидных грызунов // Зоологический журнал. — 1935. — Т. 14, № 2. — С. 209—242.
  • Kalabuchov N. I. Anabiose bei Wirbeltiere und Insecten bei Temperaturen under 0° (нем.) // Zool. Zahr.. — 1935. — Bd. 55, Nr. 1. — S. 47—64.
  • Калабухов Н.И., Левинсон Л. Б. Действие низких температур на трипанозом (Tripanosoma equiperdum) в организме млекопитающих // ДАН СССР. — 1936. — Т. 1 (X), № 1 (78). — С. 44—48.
  • Калабухов Н.И. Значение грызунов как фактора очаговости некоторых инфекций // Зоологический журнал. — 1949. — Т. 28, № 5. — С. 389—406.
  • Калабухов Н.И. Изменчивость и массовое размножение // Журнал общем биологии. — 1943. — Т. 3, № 3. — С. 381—393.
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads