Николай Перов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Николай Перов (22.05.1954) — физика-математика фәннәре докторы, профессор. 2013 елдан Мәскәү дәүләт университетының физика факультетында магнетизм кафедрасы мөдире. Магнит үзенчәлекләрен тикшерү лабораториясе мөдире. Хирша индексы — 17[1].

Кыска фактлар Николай Перов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Перов Николай Сергеевич 1954 елның 22 маенда туган.

1977 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый.

1983 елда КПСС-ның Мәскәү шәһәр комитеты янындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлый.

1986 елда «Исследование ансамблей мелких магнитных частиц» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

2007 елдан алып — магнетизм кафедрасы мөдире урынбасары.

2009 елда «Исследование магнитных свойств микро- и нанонеоднородных систем» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

2013 елдан алып — Мәскәү дәүләт университетының физика факультетында магнетизм кафедрасы мөдире.

7 фән кандидаты әзерләгән[2].

Магнит җәмгыяте (МАГО) президенты .

Мәскәү магнетизм буенча Халыкара симпозиумны оештыру комитеты рәистәше (MISM-2017).

Төбәкара гыйльми хезмәткәрләр җәмгыяте әгъзасы[3]

Remove ads

Фәнни кызыксынулары

Функциональ материалларның магнит үзенчәлекләре

Магнетизмда эксперименталь ысуллар

Сыегайтылган магнит ярымүткәргечләр

Магнит нано структуралар һәм нано кисәкчәләр

Педагогик эшчәнлеге

Укыган махсус курслары

Физик экспериментны автоматлаштыру (6 семестр) (программа)

Заманча магнит лабораториясен эксперименталь җиһазландыру (10 семестр) — сайлау буенча (программа)

Студентлар өчен семинар «Современные проблемы магнетизма» (факультатив) (программа)

«Магнетизм вокруг нас» (факультетара курс, 30 сәгать)[4]

Хезмәтләре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads