Николай Шиндялов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Николай Шиндялов (1929 елның 9 маенда туган— 2012 елның 19 гыйнварында вафат була) — Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1989), профессор (1990), Россия Хәрби фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.
Remove ads
Биография
Николай Антонович Шиндялов 1929 елның 9 маенда туган.
1948-1952 елларда Благовещен дәүләт педагогия институтында укыган.
1952-1956 елларда шунда ассистент булып эшли, 1956-1963 елда — өлкән укытучы, аннары — кафедра мөдире.
1963 елда В.И.Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында «1922-1926 елларда Амурда социалистик төзелеш» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1989 елда «Ерак Көнчыгышта Октябрь революциясе» темасына докторлык диссертациясе яклый.
10 нан артык монография һәм 250 гыйльми мәкалә бастыра.
Аның тарафыннан студентлар һәм аспирантлар өчен 10 нан артык укыту-методик кулланма бастырыла.
Н.А. Шиндялов югары квалификацияле гыйльми -педагогик кадрлар әзерләү җәһәтеннән зур эшләр башкара. 16 кандидатлык диссертациясе җитәкчесе, 19 докторлык диссертациясе яклаучыларга гыйльми киңәшче һәм рәсми оппонент, 36 кандидатлык диссертациясе яклауда рәсми оппонент буларак чыгыш ясый.
Remove ads
Бүләкләре
- «Хөрмәт Билгесе» ордены
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены
- «Хезмәт ветераны» медале
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
- Дөнья Советы медале
- Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1999)
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2009)
Сылтамалар
- РУСИЯ энциклопедиясе галиме 2013 елның 19 март көнендә архивланган. Николай Антонович Шиндялов
- Порт Амур БДПУ профессоры Николай Шиндялов вафат
- https://famous-scientists.ru/1854
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads